«Чәчәкләре купшы һәм эре булачак»: апрельдә гортензия куакларын кисү кагыйдәләре
Апрель аенда гортензия куакларын кисү – бу чәчәкләрне тәрбияләүдә мөһим этап. Бу куакның сәламәтлеген генә саклап калмый, чәчәкләре эре һәм мул булуга да турыдан-туры тәэсир итә. Ботакларны кисүнең ике төп төре бар – санитар кисү һәм формалаштырып кисү. Гортензияләрне кисү өчен киңәшләрне бакчачы Светлана Самойлова бирде, дип яза «Аргументы и факты» газетасы.
Санитар кисү – куакны чистарту. Ягъни, кышын зыян күргән: зарарланган, авыру, сынган ботакларны кисү. Мондый ботакларны кискәч, гортензиягә өметсез боткаларына көч сарыф итми, ә сәламәт һәм көчле үрентеләренә энергия бирә.
Формалаштырып кисү дә мөһим. Ул куакка теләгән форманы һәм мул итеп чәчәк атуга этәргеч бирә.
«Мин ике бөрегә кисәргә киңәш итәм. Һәрвакыт бөреләр өстеннән кисәргә кирәк. Бу шактый ювелир хезмәт – бөтен нечкә һәм тармакланып торган ботакларны кисеп бетерергә кирәк. Ахырда һәр ботакта көчле бөреләр пары кала һәм алар эре чәчәкләр бирәчәк», – дип киңәш иткә бакчачы Светлана Самойлова.