Депутат 60 яшьтә паспортны алыштырырга тәкъдим иткән
Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко («Бердәм Россия») РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында паспортны 60 яшьтә алыштыру тәртибен кертергә тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, Россиядә уртача гомер озынлыгы арта бара, ә кешенең тышкы кыяфәте вакыт узу белән үзгәрергә мөмкин, бу исә шәхесне тануда кыенлыклар тудыра.
Антропенко илдә уртача гомер озынлыгы артуын һәм аның хәзерге вакытта 74,2 яшь тәшкил итүен билгеләп үтә. Шул сәбәпле, ул 60 яшьтә паспортны тагын бер кат алыштыруны кертергә киңәш итә. Бу шәхесне ачыклау белән бәйле артык тоткарлыкларны булдырмаска ярдәм итәчәк.
Депутат сүзләренчә, бу бигрәк тә самолетка яки поездга утырганда актуаль булачак, чөнки транспорт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре документтагы фотоны пассажирның тышкы кыяфәте белән чагыштыра.
Хәзерге вакытта, гамәлдәге законнар нигезендә, Россия паспорты 20 һәм 45 яшьтә алыштырылырга тиеш.