Мы в Telegram
Добавить новость

Воробьёв: пока рано говорить, что будет на месте «Крокуса»

Игровой автомат упал на двухлетнего ребенка

Ежедневный прогноз пожарной опасности опубликовали в Подмосковье

Танцоры из Асбеста выступят в Москве



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Упкынга илткән юл (Зөләйха Солтанова)

«Инде сәгать җиде. Миңа китәргә кирәк», – диде дә Илдар караваттан торды. Киенә башлады.

«Җаным, мин сине беркая да җибәрмим», – диде Айгөл һәм артыннан килеп Илдарны кочты.

«Айгөл, миңа китәргә кирәк, алайса трассада хәзер «бөке» җыела», – диде Илдар.

«Тагын кайчан киләсең?» – диде Айгөл, күңелсезләнеп.

«Бер атнадан», – диде Илдар.

«Чынмы?» – диде Айгөл.

«Чын. Вәгъдә», – диде Илдар һәм Айгөлне битеннән үбеп алды.

Илдар дальнобойщик булып эшли. Өйләнгән. Айгөл – ике ел инде аның сөяркәсе. Алар юлда танышты. Кыш иде. Нишләргә белмичә басып торган чандыр гына гәүдәле кызны Илдар сүнеп калган машинасы янында күрде. Айгөл дус кызының туган көненә барырга чыккан булган.

Айгөлгә 32 яшь, маникюр остасы булып эшли. Ул Илдарга шундук ошады. Зифа буйлы, кечкенә гәүдәле, кара чәчләрен баш түбәсенә койрык итеп җыйган. Ә зәп-зәңгәр зур күзләре балаларча самимилек белән карап тора. Айгөлдәге нәкъ шушы балаларча самимилек һәм көчсезлек Илдарга ничектер нәзакәтле һәм сексуаль булып тоелды да инде.

Ул кичне Айгөл дустының туган көненә бармады, ә Илдар белән уздырды. Илдар көчле, гади булуы белән кызның күңелен яулады. Чып-чын, аңлаешлы ир-ат, һөнәре дә ирләрчә, андыйлар гадәттә һәрвакыт сакларга-якларга һәм авыр минутта ярдәм итәргә әзер була. Илдар Айгөлгә өйләнгән булуын шундук әйтте, әмма кыз моңа тамчы да борчылмады.

Илдарның хатыны Рәмилә – Айгөлнең капма-каршысы. Сары чәчле, Илдардан 6 яшькә олырак, эшлекле, йорт җанлы хатын. Айгөлдән аермалы буларак, иреннән беркайчан да ярдәм сорамады, хәтта ярдәм кирәк булганда да сорауны кирәк тапмады. Алар Илдар белән 9 ел элек өйләнеште һәм уллары Илнурны тәрбиялиләр. Бергәләп, ике катлы йорт салып чыктылар.

Рәмилә өйләре янында гына кибет ачып җибәрде. Аларның өе олы юл буенда гына. Бистәгә килүчеләр һәм бу юлдан узучылар кибеткә азык-төлек алырга еш керә. Кибет яхшы гына керем бирде аларга.

Илдар рейстан кайтканда, Рәмилә аны табын әзерләп көтеп тора иде.

«Сәлам. Ничек йөреп кайттың?» – дип сорады Рәмилә. Ул ирен һәрвакт бизәнеп, матур киенеп каршы ала.

«Сәлам, матурым. Арытты бераз», – диде Илдар.

«Әйдә ашарга», – дип чакырды аны Рәмилә.

Илдар кухняга керде. Өстәлдә токмачлы аш, пар бөркелеп торган ит белән бәрәңге, салатлар, берничә төрле пирог тора.

«Илдар, мин сине сагындым...» – дип, иренең кулын сыйпады Рәмилә.

«Ә минем ничек сагынганны белсәң», – диде Илдар.

Кичке ашны ашаганнан соң, Илдар белән Рәмилә йокы бүлмәсенә кереп китте. Рәмиләгә аларның гаиләсендә бар да идеаль кебек тоела. Алар ире белән беркайчан талашмый, бер-берсен яраталар һәм бер-берсеннән туярга өлгермиләр. Чөнки Илдар гел юлда, Рәмилә дә кибет эшләре белән мәшгуль.

Ә менә Рәмиләнең әнисе Әфүзә апа «Илдар хатынына хыянәт итә» дип ышана иде. Телефонын бик еш сүндереп куя, өенә кайткач та аны машинасында калдырып керә.

«Кызым, син аның кайда һәм кем белән икәнен белмисең бит», – ди Әфүзә апа.

«Әни, ул миңа хыянәт итми. Мин аңа ышанам. Син гомер буе әтине көнләп җанына тидең, ә мин алай яшәргә теләмим», – дип кырт кисте Рәмилә.

Ярты ел узды. Быелгы кыш бигрәк карлы булды.

«Илдар, мин синең өчен борчылам. Бәлки бармассың. Һава торышына кара син, бигрәк куркыныч бит бураны...» – диде Рәмилә.

«Хәзер тына ул, борчылма. Миңа аның авырлыгы да юк инде, һәр елны февральдә шундый буран котыра», – диде Илдар.

«Әти, тизрәк кайт, яме» – диде улы Илнар, әтисен муеныннан кочып.

«Күз ачып йомарга да өлгермәссең, улым», – диде Илдар, улын кочаклап.

Рәмилә, кибетенә товар алып кайтырга дип, шәһәргә килде. Мондый вакытта бистәдә еш кына утны сүндерәләр. Рәмилә базадан шәмнәр, батарейкалар һәм азык-төлек җыйды. Инде кайтып җиттем дигәндә, Рәмилә юл читендә машина янында эчен тотып басып торган бер хатынны күрде.

Рәмилә ике уйлап тормады, туктады.

«Сезнең хәлегез начармы?» – дип сорады аннан.

«Әйе, ашыгыч ярдәм чакырттым, тик хәзер бөке бит...» – диде ханым.

«Мондый хәлдә ничек юлга чыга алдың соң? Җитмәсә берүзең», – диде Рәмилә.

«Минем тагын 3 атна бар иде әле, хәлем әйбәт иде. Әни янына барырга чыккан идем, авылда яши ул, чирләп киткән», – диде хатын.

«Әйдәгез, мин сезне хастаханәдә илтәм?» – диде Рәмилә.

«Ой, түзә алмыйм! Хастаханәгә барып җитә алмыйм мин! Ой!» – дип кычкырды ул, эчен тотып.

«Мин моннан ерак яшәмим, әйдәгез, безгә кайтабыз. Машинада бала таптыра алмыйм бит мин сезгә», – диде Рәмилә.

Хатын ризалашты. Рәмилә аңа үзенең машинасына утырырга булышты. Алар тиз генә Рәмиләнең өенә кайтып җиттеләр.

«Исемең ничек соң?» – дип сорады Рәмилә.

«Айгөл», – дип җавап бирде кыз.

«Мин Рәмилә булам. Әйдә, диванга ят әле», – диде Рәмилә.

Айгөл диванга ятты. Рәмилә җылы су һәм чиста җәймәләр алып килде.

Рәмилә нык дулкынлана, борчыла, әмма үзен кулда тотарга тырышты.

«Беренче тапкыр табасыңмы?» – диде Рәмилә.

«Беренче тапкыр. Куркыта...» – диде Айгөл.

«Курыкма. Елама, көчеңне бетерәсең алайса. Бар да әйбәт була, яме», – дип, кырыс кына әйтеп куйды Рәмилә.

Бер сәгатьтән кыз бала дөньяга килде.

«Менә безнең могҗиза! Кара нинди матур!» – диде Рәмилә, баланы әнисенә күрсәтеп.

«Кызмы? – дип сорады Айгөл. – Нинди матур... Ирем сөенер инде».

«Ашыгыч ярдәм кайчан килә инде? Алар өчен бөтен эшне эшләп бетердем бит», – диде Рәмилә.

«Зур рәхмәт сиңа, Рәмилә! Син булмасаң нишләр идем икән... Кызым Илдарыма бигрәк охшаган. Менә кара әле, бер үк йөз-бит, күзләре, борыны...» – дип, Айгөл телефоннан фото күрсәтә башлады.

Рәмилә катып калды, ул Айгөлнең кулыннан телефонны алды. Ул үз күзләренә үзе ышанмый иде.

«Илдар? Бу бит минем ирем», – дип аптырап әйтте Рәмилә.

«Синең ирең?» – дип куркып сорады Айгөл.

«Әйе, бу – минем ирем. Син әллә минем ирем белән?..» – диде Рәмилә.

«Тукта, бәлки, алар охшаган гына дыр?» – диде Айгөл.

«Юк, мин күреп торам бит», – диде Рәмилә.

Рәмилә тәрәзәгә күз салгач, өй янына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктаганын күрде. Табиблар баласын тоткан Айгөлгә машинага утырырга ярдәм итте.

Рәмилә диванга утырды да башын тотты. Ул Илдарга шалтыратмаска, ә аның кайтканын көтәргә булды. Илдар рейстан 4 көннән соң кайтты. Ул хатынының үзенә бик ачулы һәм салкын карашын тойды.

«Сәлам, Рәмиләкәй. Нишләп сөмсерең коелды?» – диде, хатынын кочарга теләп.

«Коелмады. Бары тик шатланыр нәрсә генә юк», – диде Рәмилә, коры гына.

«Нишләп? Ни булды?» – дип сорады Илдар.

«Булмады. Миңа ирем хыянәт итә», – диде Рәмилә, иренең күзенә туры карап.

«Кем әйтте шулай дип?» – диде Илдар.

«Айгөл. Аның исеме Айгөл. Яшь, чибәр, зифа гәүдәле. Ә, онытып торам ләбаса, кызың туу белән котлыйм», – дип бүлдерде аны Рәмилә.

«Рәмилә, гафу ит мине, гафу ит! Әйе, мин сине алдадым, сиңа хыянәт иттем, әмма мин бары тик сине генә яратам!» – дип аклана башлады Илдар.

«Нинди кабәхәт син! Аның белән ничек танышканны беләсеңме соң?» – дип юха гына елмаеп куйды Рәмилә.

«Ничек?» – диде Илдар.

«Юлда табып алдым мин аны, тулгагы башланган иде. Шундый хәлдә калган хатынга ярдәм итеп, изгелек эшлим, дип уйлаган булам бит әле, тиле. Ә ул юха елан минем ирем белән йоклап йөри! Ул менә монда, безнең өйдә бала тапты!» – дип кычкырды Рәмилә.

«Моның булуы мөмкин түгел!» – диде Илдар гаҗәпләнеп.

«Ничек инде? Ул сиңа әйтмәдеме әллә, әти булуың белән котламадымы?» – диде Рәмилә.

Илдар Айгөлнең йөкле икәнен белә иде. Илдар, бала тууга ук, хатыныннан аерылырга вәгъдә бирде. Әмма хыянәте болай көтмәгәндә ачылыр дип башына да китермәде ир.

«Булды. Иртәгә үк аерылышырга гариза язам!» – диде Рәмилә.

Илдар куркып калды. Ул хатынын һәм улын югалтуны бу кадәр куркыныч булыр дип башына да китереп карамаган иде. Рәмилә бүлмәсенә кереп китте. Ә Илдар чишенеп тормады, Айгөл янына ашыкты.

Айгөлне хастаханәдән чыгарганнар, һәм алар бала белән өйдә иде. Айгөл аңа ишекне үзе ачты.

«Сәлам. Ничек хәлләрең? Нигә миңа хәбәр итмәдең?» – диде Илдар.

«Әкренрәк сөйләш. Гүзәл йоклый», – диде Айгөл.

«Кайда ул, аны күрсәм ярыймы?» – дип сорады Илдар.

Айгөл аны бүлмәгә алып керде. Нәни Гүзәл караватында мес-мес килеп йоклап ята.

«Минем балам туган, ә син берни дә әйтмисең», – диде Илдар, ачуы чыгып.

«Беләсеңме, Гүзәлнең синең баламы-түгелме икәнен төгәл белмим...» – диде Айгөл.

«Ничек инде белмисең?» – диде Илдар, күзләрен шар ачып.

«Нигә миңа шулай карыйсың? Син икешәр атна килмисең! Мин – яшь хатын-кыз, мин гел-гел сине көтеп ята алмыйм!.. Мин Нияз белән очрашам. Без кафеда танышкан идек», – диде Айгөл.

«Нинди Нияз тагын?!» – диде Илдар, ышанмыйча.

«Көнләшкән булып кыланма, яме! Мин синең хатының түгел. Ә үзең шушы еллар эчендә хатының белән йокладың бит әле!» – дип чәпчеде Айгөл.

Шушы мизгелдә Илдар Айгөлгә башкача карады. Хәзер ул аңа теге назлы, иркә, самими хатын булып түгел, ә икейөзле, әдәпсез, дорфа булып тоелды. Ул Айгөл белән икесе арасында булган хәлләрнең үзе өчен бер мәгънәсе дә булмавын аңлады.

«Әйдә, тест ясатабыз. Баланың минекеме-түгелме икәнен беләсем килә», – диде Илдар.

Илдар 2 көн әнисендә яшәде. Рәмиләнең аның күрәсе дә, ишетәсе дә килмәде, шалтыратуларга да җавап бирмәде. Рәмилә кибеткә барганда, аның янына килде Илдар.

«Рәмилә, җаным, кичер мине!» – дип ялынды ул.

«Ычкын моннан!» – диде Рәмилә һәм ирен этеп җибәрде.

«Менә, Рәмилә, ДНК тесты. Ул минем бала түгел!» – диде Илдар.

«Миңа барыбер! Теләсә кем белән йокла...» – диде Рәмилә, исе китмичә.

«Кичер инде мине, Рәмилә. Миңа синнән һәм Илнурдан башка беркем дә кирәкми», – дип елап җибәрде Илдар, хатынын кочагына алып.

Рәмилә Илдарның кулыннан тестны алды һәм күз йөртеп чыкты. Иренең читтә баласы булмавын белгәч, ничектер җиңеллек тойгандай булды хатын.

«Хәзер ничек ышаныйм мин сиңа?» – диде Рәмилә.

«Мин сине яратам. Без ничә ел бергә. Әгәр аерылышсак, күпердән сикерәм. Синнән башка яши алмыйм мин», – диде Илдар.

Рәмилә Илдарны гафу итте. Илдар башка беркайчан да Айгөлне исенә алмады. Нияз Айгөлнең баласын үзенеке дип кабул итте, аңа акчалата ярдәм итеп торды.

Ә Илдар бу хәлләрдән соң бер тапкыр да хатынына хыянәт итмәде. Хатынына илткән юлдан читкә каерса, упкынга эләгәсен аңлаган иде ул.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Комплексы «Ярс» вернулись в Подмосковье после парада Победы

Фотовыставка ко Дню Победы открылась в Аддис-Абебе

Владимир Путин установил звание «Заслуженный работник избирательной системы»

Зачем подставлять лицо ветру и обходить огород 12 мая: приметы и запреты на день Девяти целителей

Музыкальные новости

Генсек РФС Митрофанов заявил, что РПЛ не будут расширять до 18 команд

Мы продолжаем знакомить вас с артистами цирка Бурятии: Саян Дондоков - Театр и дети, Культура и Россия

Bungie continues recent streak of Ws by making most Destiny 2 expansions free to everyone

В рубрике «Я - артист цирка Бурятии» Саян Дондоков - Театр и дети, Культура и Россия, национальный проект

Новости России

Поезд раздавил 17-летнего подростка в Московской области

Комплексы «Ярс» вернулись в Подмосковье после парада Победы

Зачем подставлять лицо ветру и обходить огород 12 мая: приметы и запреты на день Девяти целителей

МИД: новым послом Финляндии в России станет Марья Лиивала

Экология в России и мире

Новые дорожные ирригаторы Revyline RL 630 Peach Fuzz поступили в тюменский филиал

Шарм и красота: яркие образы с юбками на эту весну

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью

Армяне в Великой Отечественной войне: Иван Георгиевич Магакьян

Спорт в России и мире

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме

Moscow.media

В рубрике «Я - артист цирка Бурятии» Саян Дондоков - Театр и дети, Культура и Россия, национальный проект

Более 350 сотрудников Главного управления Росгвардии по городу Москве приняли участие в патриотическом флешмобе

Китай начал выпуск нового рамного внедорожника, который появится в России

Магазин приложений Xbox появится на iOS и Android











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Российское высшее образование — одно из лучших в мире, заявили в правительстве Вьетнама

Ежедневный прогноз пожарной опасности опубликовали в Подмосковье

МИД: новым послом Финляндии в России станет Марья Лиивала

Вильфанд: 9 мая стало самым холодным за историю наблюдений в Москве