Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Руслан Кираметдинов: «Әлегә әйтми торырга булдым»

«Күңел» радиосының Казанның УНИКС концертлар залында узачак «Безнең яшьлек җырлары» концертында Руслан Кираметдинов та катнаша. Үзенә шалтыратып, җырчының ретро җырларын барладык.

Минем ретро җырларым күп, ни дисәң дә сәхнәгә менгәнемә озак вакытлар узган икән инде. Болай иң беренче җырларым арасында композитор Сара Садыйкова язган җырлар бар. Мәсәлән, «Әйт, дускаем, әйт» дигәнне бик яратып башкара идем. Ә бәлки, әниләргә, әбиләргә багышланган, аларның күңел халәтен турындагы «Күчмә кошлар»ны башкарырбыз. «Читләргә китәсез» җыры дә якын. Кыскасы, әлегә концертта нинди җырлар башкарачагымны әйтми торырга булдым, сер булып калсын. Әле уйларга вакыт бар, аннан минем көнендә генә хәл итә торган гадәтем дә юк түгел.

23 сентябрь көнне барыгызны да «Безнең яшьлек җырлары» концертына чакырып калам. Анда без сезгә ретро җырлар да, моңлы заманча җырларыбызны да бүләк итәрбез. Әгәр дә яшьлек хатирәләрегезне искә төшерәсегез килсә, рәхим итегез», – диде Руслан.

Шунысын да әйтергә кирәк, Руслан Кираметдиновка сәхнәдәге беренче адымнарын ясаганда «Күңел» радиосы бик нык ярдәм иткән. «Интертат»ка интервьюда ул: «Күңел» радиосына рәхмәт, алар беренчеләрдән булып минем җырларымны куя башлады, халыкка ишеттерде. Кабат иҗат юлымны Чаллыда шәхси концертымны оештырып башлап җибәрдем. Ул вакытта мине беркем белми иде әле. Автобус тукталышларына үзем афишалар ябыштырып, «Автозаводский» базарына барып, колонкалар куеп җырлап билетлар саткан идем.

Ул концертымда аншлаг булды. Бер атна узуга тагын берне куйдым. Анысында да зал туп-тулы иде»,- дип сөйләгән иде.

Ретро концертта шулай ук Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, АсылъЯр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, «Мунча ташы» эстрада театры, Руслан Кираметдинов, «Айфара» төркеме, Әлфинә Әзһәмова һәм Дәниф Шәрәфетдинов кебек легендар артистларның катнашуы көтелә.

Ул 17:00 сәгатьтә башлана.

 

Фото: © «Күңел» радиосының социаль челтәреннән

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus