Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган кешенең кем булуы ачыкланган

Җырчы Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар дип хәбәр иткән идек. Бүген күпләргә әлеге серле егетнең кем икәнлеге тынгы бирмәгәндер. Инде шатландырыйк - әлеге сорауга җавап табылган. Дөресрәге, җырчыга чәчәк бәйләме белән йөзек бүләк итүченең кем икәнлеген Ильмираның иҗаты һәм шәхси тормышы белән кызыксынып, аны күзәтеп баручылар үзләре үк ачыклаганнар.

Халык фикеренчә, бу, һичшиксез, аның парлап дуэтлар җырлый торган иҗатташ дусты Марат Яруллин булырга тиеш. Марат алдагы көнне генә сәхифәсенә роза бәйләме тотып төшкән видеосын куеп: «Ничек сезгә мондый буйдак егет?» - дигән пост урнаштырган иде. Укучылары әлеге розалар бәйләмен бүген Ильмираның кочагында таныганнар һәм барысын да аңлап алганнар. Аның социаль челтәрләрдәге сәхифәсе:

«Шушы ук розалар бит икесенең постында да. Бик матур пар, килешерләр иде»;

«Марат инде бу. Тик ул балаларыңа әти була алмас шул»;

«Булдыргансың, Марат. Ул сине бөтен җир йөзендәге иң бәхетле хатын-кыз итәр»;

«Тиздән туй карыйбыз икән. Бу точно Марат инде»;

«Мин Марат белән боларның җитди мөнәсәбәтләр дип уйлаган идем инде», – дигән эчтәлектәге комментарийлардан «шартлый язган».

Ильмираның әлеге постын чираттагы интрига дип табып, аны гаепләп язган кешеләр дә күп. 

Бу хакта сорашырга теләп, Маратка шалтыраткан идек. Ләкин җырчы Нефтекамск шәһәрендә концерт куя икән, сөйләшергә вакыт таба алмады.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Ильмира белән Марат «мәхәббәт уйнап», язылучылары һәм дә хейтерлар санын арттырамы? Әллә инде бу ике пар арасында чыннан да матур хисләр чәчәк атканмы?

 

Фото: © социаль челтәрләр

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus