Добавить новость
Другие новости Мелитополя и Запорожской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Корбан гаете: гает намазы тәртибе, корбан чалу өчен махсус урыннар исемлеге

27 майда мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары 2026 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибен раслады. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазлары укылачак.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары нигезендә, Татарстан мәчетләрендә Гает намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

  • 02:15-03:15 – иртәнге намаз, Коръән уку;
  • 03:15-03:45 – Гает вәгазе уку;
  • 03:45 – Гает намазын уку;
  • 03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус оештырылган урыннарда өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу өч көннең берсендә башкарыла:

Беренче көнне – Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, ягъни 27 майда һәм алдагы ике көндә – Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12нче көннәрендә, ягъни 28 һәм 29 майда.

Корбан чалу Казан шәһәрендә 29 майда, кояш баеганчы, 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Корбан чалу өчен нисаб күләме 100 000 сум тәшкил итә. 2026 елда Казанда корбан чалу 17 махсус мәйданчыкта оештырылачак.

Казанда корбан чалу урыннары исемлеге:

1. «Корбан бәйрәм» комплексы (Бертуган Петряевлар, 6)

2.«Гадел» мәчете (Оренбург проезды, 193)

3.«Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов ур., 48а)

4.«Тынычлык» мәчете (Мирный торак массивы, Мелитопольская ур., 15)

5.«Әл-Мәрҗани» мәчете (Каюм Насыйри ур., 17)

6.«Апанай» мәчете (Каюм Насыйри ур., 27)

7.«Иман Нуры» мәчете (Нагорный торак массивы, Дорожная ур., 32а)

8.«Коддус» мәчете (Карьер торак массивы, Яснополянский тыкрыгы, 16)

9.«Билал» мәчете (Вознесенье торак массивы, Иркен ур. 29)

10.«Бистә Нуры» (Яңа Сосновка торак массивы, Пионер ур., 5)

11.«Казан Нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3)

12.«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66)

13.«Фатиха» мәчете (Кадыш торак массивы, Рихард Зорге ур., 2а)

14.«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б)

15.«Мәүлид» мәчете (Залесный торак массивы, Селянская ур., 23)

16.«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный торак массивы, Осиновский тыкрыгы, 16а)

17.«Җомга» мәчете (Юдино торак массивы, Ильич ур., 4)

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Мелитополе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Мелитополе и Запорожской области

Rss.plus