Чувашиядә төрле милләт халкын берләштерүче фестивальдә Арча ансамбле Гран-при алды
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Чувашия татарларының мәдәни үзәге булган Урмай авылында Милли халык уен коралларында башкаручыларның төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-конкурсы үтте. Фестивальнең Гран-при исеменә Татарстан Республикасы Арча балалар сәнгать мәктәбе «Ятаган» халык уен кораллары ансамбле лаек булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Әлеге чара Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Комсомол балалар сәнгать мәктәбе һәм Урмай авыл мәдәният йорты белән берлектә оештырылды.
Чарада Чувашия Республикасының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов, «Алтын Майдан» проекты җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гамирә Гадельшина, Адыгея республикасының популяр артисты Адам Ачмиз, Комсомол районының үзәкләштерелгән клуб сиситемасы директоры Георгий Перьев катнашты.
Конкурста Казан, Арча, Чабаксар, Шөмерле шәһәрләре, Комсомол, Батыр, Шымыршы районнары, Татарстанның Кайбыч районнарыннан килгән инструменталь коллективлар һәм халык уен коралларында аерым башкаручылар катнашты.
Чувашия Республикасы милли-мәдәни автономиясе рәисе, баш оештыручы Фәрит Гыйбатдинов: «Фестиваль ел саен, халык уен коралларын саклау һәм популярлаштыру, шулай ук яңа коллективларны һәм талантлы башкаручыларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Бик җылы, өйдәгечә атмосферада әзерләнгән бер бәйрәм, конкурстан тыш, иҗади атмосфера күп милләтләрнең — чуашларның, татарларның, русларның һәм башка милләтләрнең иҗатын берләштерде».