«Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра»: илнең иң сөтле статусын ничек саклап калырга?
Россиядә җитештерелгән барлык сөтнең 6,5 проценты безнең республикага туры килә. Беренче бишлектә, бездән тыш, Удмуртия, Краснодар крае, Воронеж һәм Киров өлкәләре бар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен эшкәртүчеләргә 2 мең тоннадан артык сөт сата. Шөкер, бүгенге көндә терлекчеләр өчен сату бәясе дә яхшы – килограммы 34,18 сум. Бу – узган елгы күрсәткечтән 6 сум 33 тиенгә югарырак.
Быелның беренче кварталында Татарстан терлекчеләре 13,4 млрд сумлык сөт саткан. Бу да – илдә иң югары күрсәткеч. Гыйнвар-март айларында республикада узган ел белән чагыштырганда 32 мең тоннага күбрәк сөт җитештерелгән. Шунысы игътибарга лаек: моның 23 мең тоннадан артыгы, ягъни 71 проценты, 4 районга туры килә – Минзәлә, Кукмара, Әлки һәм Балтач. Шул ук вакытта 15 район тискәре динамика күрсәткән. Мисал өчен, Әтнәдә савым күләме узган ел белән чагыштырганда шактый – 9 процентка кимегән. Билгеле булганча, узган ел биредә «Тукай» хуҗалыгында мөгезле эре терлекләрдә бруцеллез ачыкланган иде. Районда 5 мең баштан артык терлек, шул исәптән савым сыерлары юк ителде.
Шуңа да карамастан, әтнәлеләр җитештерү күләме буенча алдынгылар рәтендә кала – тәүлегенә 308 тоннадан артык сөт савалар. Лидерлар бишлегенә шулай ук Кукмара (тәүлегенә 477 тонна сөт), Балтач (383,1), Саба (317,5) һәм Минзәлә (283,7) районнары керә.
Фото: © rt-online.ru
Сыерларның продуктивлыгына килгәндә, ул арта, әмма аерым хуҗалыклар хисабына. Мәсәлән, бер сыердан тәүлегенә 22,8 килограмм сөт алына – ил буенча уртача күрсәткечтән 0,5 килограммга гына күбрәк. Татарстан савым буенча Краснодар краеннан, Санкт-Петербургтан, Ленинград, Курск, Калуга һәм Калининград өлкәләреннән калыша, анда бер сыердан уртача 26 килограммнан артык сөт савыла.
Шулай да Татарстан Республикасының аерым хуҗалыкларында һәм хәтта районнарында да тагын да күбрәк сөт җитештерүчеләр бар. Әйтик, Әтнә районында 1 сыерга тәүлеклек савым 31,9 кг, Минзәлә районында – 30,8, Бөгелмә районында – 30, Кукмара районында – 28,5, Саба районында – 27,9, Мөслим районында – 27,6, Мамадыш районында – 27,5 кг тәшкил итә. Ләкин калган 29 районда күрсәткечләр уртача саннан шактый түбәнрәк. Әйтик, Яшел Үзән районында сыерлар тәүлегенә уртача 15,5 кг сөт бирә, Апас районында – 14,6, Кама Тамагы районында – 14,3, Балык Бистәсендә – 14, Спас районында – 13,7, Лаеш районында – 13,4, Яңа Чишмә районында – 12,8 кг.
Татарстан Республикасы вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров сүзләренчә, сөт җитештерү күләме күп очракта фермаларга автоматлаштыру системаларын һәм цифрлы технологияләрне кертүгә бәйле.
– Алдынгы авыл хуҗалыгы оешмаларының эш тәҗрибәсен үзләштерергә кирәк, алар безнең республикада җитәрлек. Предприятиеләргә заманча цифрлы технологияләрне кертүне сорыйм, – диде министр, Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Республикада тәҗрибә өйрәнү өчен урыннар җитәрлек. Мәсәлән, Тәтеш районында 2 охшаш хуҗалык эшли – «Родина» һәм «Новая заря». Беренчесе 500 мең сумга көтү һәм азык белән идарә итү программасын сатып ала, моңа өстәп, программага хезмәт күрсәтү бәясе ел саен 210 мең сум тора. Хуҗалык бу чыгымнарны беренче кварталда ук каплаган. «Родина»да җитештерүне 51 процентка, ә сату күләмен 150 процентка арттырганнар. Һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 30 килограммга кадәр арткан, бу өстәмә рәвештә 7,4 млн сумлык сөт сату мөмкинлеген биргән.
Ә искечә эшләүче «Новая заря» хуҗалыгында җитештерү 23 процентка кимегән, 1 сыерга уртача тәүлеклек савым 12 килограммга кадәр төшкән, сөт сату күләме сатып алу бәяләре арту хисабына гына 1,5 процентка арткан. Нәтиҗәдә, 340 сыерга ия хуҗалык сөт сатудан 3,3 млн керемен югалткан.
Баулы районындагы «Берлек» хуҗалыгы заманча программалар урнаштыруга 450 мең сум акчасын кызганмаган һәм 2024 елның беренче кварталында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өстәмә 2,4 млн сум керем алган. Ә шул ук районның 40 сыеры булган «Игенче» хуҗалыгы, шул ук чорда 70 мең сум керемен югалткан.
Актаныш районының «Нур Баян» хуҗалыгы, 800 мең сумга көтү һәм азык белән идарә итү программасын сатып алганнан соң, сөт җитештерү күләмен 55 процентка арттырган һәм керемнәрен 27,4 млн сумга җиткергән. Шул ук районның «Алга» хуҗалыгында, продуктивлык кимү сәбәпле, керемнәр 4,8 млн сумга кимегән.
Фото: © rt-online.ru
Экспертлар фикеренчә, алга таба сыерларны ел әйләнәсе бәйләп куймыйча, аларны компьютерлаштырылган залларда гына савачаклар. Бу технология шактый акча таләп итә, ләкин аның уңай яклары да җитәрлек.
«Бәйләп куймау» ярдәмендә сыерлар өчен уңай шартлар тудырыла, шулай ук автоматлаштырылган җыештыру һәм контактсыз, ягъни компьютер ярдәмендә, хайваннарның сәламәтлеген контрольдә тоту мөмкинлеге бар. Шулар ярдәмендә хезмәт җитештерүчәнлеге берничә тапкыр арта, эшчеләр дә азрак таләп ителә, бу – хәзерге кадрлар дефициты заманында бик тә мөһим. Нәтиҗәдә, сөтнең сыйфаты яхшыра, аны җитештерүнең үзкыйммәте кими, күләме арта. Экспертлар, «бәйсез хуҗалык»ларда сөтнең сыйфаты да югарырак була, аны сату бәясе дә кыйммәтрәк тора, диләр.
Әйтик, Аксубай районы «Чистай» холдинг компаниясенең «Молко» хуҗалыгының «Октябрь» бүлегендә әлеге системага күчкәннәр. Моның өчен 3 сыер абзарын 89 млн сумга реконструкцияләргә туры килгән. Әгәр аңа кадәр савым көтүенең продуктивлыгы 1 сыерга 14,4 кг тәшкил итсә, хәзер – 25,5 кг. Нәтиҗәдә, сөт сатудан көнлек керем 215 мең сумга арткан. Көтү һәм азык белән идарә итү программаларын кулланып, «бәйләп куймау» системасына күчү 1 ай эчендә 6,5 млн сум һәм елына 78 млн сумнан артык икътисади нәтиҗә китергән. Шулай итеп, реконструкция чыгымнары 14 ай эчендә капланган.
Терлекчеләр югары күрсәткечләргә заманча технологияләрне системалы кертү ярдәмендә генә түгел, ә аларга күрсәтелгән дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә дә ирешәләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек тармагына ярдәм итү өчен, республика авыл хуҗалыгы оешмаларына 2,15 млрд сум күләмендә субсидияләр түләнгән.
«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Фәридә Якушева