Татарстан 2022 елда кешбэк белән сәяхәтләр өчен иң популяр биш юнәлешкә кергән
Татарстан туристик кешбэк белән сәяхәтләр өчен иң популяр төбәкләрнең берсенә әверелде. Бу хакта Ростуризм башлыгы Зарина Догузовага сылтама белән РФ Хөкүмәте хәбәр итә.
Программага нәтиҗә ясап, ул 2022 елда 2,4 млн кеше программа белән файдалануын әйтте. Россия кешеләре ил буенча 44 млрд сумга тур сатып алган, бу аларга 8,4 млрд сум кешбэк кайтарырга мөмкинлек бирде. Һәм туристларга түләүләр дәвам итә.
2022 елда программаның популярлыгы берьюлы биш тапкырга арткан. Барлык теләүчеләрне сыйдыру өчен Премьер-министр Михаил Мишустин программаны бер атнага озайтты, тагын 500 мең турист кушылды.
«Географиягә килгәндә, төп юнәлешләргә Краснодар крае, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Мәскәү һәм соңгы вакытта нык популярлашкан Татарстан Республикасы керә», - диде Ростуризм башлыгы.