Кузбасста узачак татар ансамбльләре конкурсы You Tube каналында трансляцияләнәчәк
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә Кемерово өлкәсендә беренче тапкыр «Татар мәдәнияте көннәре» онлайн-фестивале узачак. Бәйрәмдә 15 татар ансамбле катнашуы көтелә. Бу хакта фестивальне оештыручы Тимур Галиев сүзләренә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без Кемерово өлкәсенең барлык авылларында булдык, төбәктәге ансамбльләрне тыңладык, чыгышларны видеога яздырдык. Көндәшлек зур, ансамбльләр җыр, бию номерларын гына түгел, ә аш-су өлкәсендәге осталыкларын да күрсәтә. Катнашучыларның уртача яше - 50 +. Татар халык һәм эстрада җырлары тәкъдим ителәчәк», - диде ул. Тимур сүзләренчә, фестиваль «Кузбасс татарлары» You Tube каналында онлайн трансляцияләнәчәк. «Фестиваль «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» ярдәме белән үткәрелә. Анда 40 номер була. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак», - диде ул.