«Кеше китә – җыры кала»: Актанышлылар Әлфия Авзаловага багышланган спектакль тәкъдим итте

«Кеше китә – җыры кала»: Актанышлылар Әлфия Авзаловага багышланган спектакль тәкъдим итте

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган «Кайтыр өчен китәм» спектаклен тәкъдим итте. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Интертат» өчен репортаж әзерләде.

Татар җыр дөньясының якты йолдызы, халык җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тулу уңаеннан, Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кайтыр өчен китәм» пьесасы буенча куелган спектакле «Кече ватан театрлары» проекты буенча федераль акча хисабына куелган. Театр аны драматургка махсус заказ белән яздырган. Спектакльнең режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган артисты Нур Хөсәенов. Актерлар барысы да – Актаныш театрында уйнаучылар, аларның саны аз булу сәбәпле, кайберләре кабат-кабат төрле рольләрдә чыкты. Бу башта әзрәк буталчык барлыкка китерсә дә, артистларның азакка андый кытыршылыкларны шомартып бетерде кебек.

Әлфия Авзалова ролен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәенова башкарды. Үзенең моңлы тавышы белән барлык тамашачыларны таң калдырды.

«Тормыш китабында мәңге истән чыкмас бүлекләр бар»

Спектакль бөек җырчының тормыш юлыннан күренешләр һәм башкарган җырлар белән үрелеп барды. Актанышлылар Әлфия Авзалованың барлык тормыш юлын диярлек тасвирлый алган. Алар аның ятимлектә, күп авырлыклар, михнәтләр күреп үскән балачагын, яшьлек елларын, популяр булган вакытларын сәхнәләштерде. Җырчының шәхси тормышына кагылышлы кызыклы, четерекле мизгелләр дә күрсәтелде. Спектакльдә Әлфия Авзалованың якын дусты, легендар җырчы Илһам Шакиров та бар. Бик кызыклы репликалар:

– Илһам Шакиров белән гастрольләргә йөргәч, халыкта әллә нәрсәләр сөйлиләр.

– Бәй, Илһамга гашыйк булмаган хатын-кыз бармы икән ул. Ләкин ул бер кызныкы була алмый, ул – халыкныкы. Без татарларга ул бит бер Илһам.

– Өйләнешәчәкләр, дип тә сөйлиләр.

– Ике тәкә башы бер казанга сыймый ул…

Спектакльдә мөһим рольне Әлфия Авзалованың җырлары уйный. Барыбызга да таныш булган «Ак чәчәкләр», «Картаямыни соң йөрәк», «Ник соңладың?» – әлеге җырлар залда утырган барлык тамашачының да күңелен тибрәтте. «Синең җырың. Синең белән туган, чәч толымыңа үрелеп үскән, йөрәгеңдә моң булып яшәгән җырың. Тормыш сынаулары сине бәреп егарга җыенганда синең яныңда булган, тартып торгызган, көч биреп торган җырың – мин мәңгелек.

– Бу дөньяда беркем дә мәңгелек, бернәрсә дә мәңгелек түгел шул.

– Хәтер мәңгелек.

– Вакыт узгач, хәтер дә эри.

– Алай димә, кеше китә – җыры кала. Хәтер дә кала.

– Аларның кайсысы гына хәтердә калыр икән.

– Тормыш китабында мәңге истән чыкмас бүлекләр бар бит». Спектакль шундый диалог белән тәмамланды. Ул –Әлфия Авзалованың тормыш юлына тулаем туры килә кебек. Бүген бөек җырчыны хөрмәтләп искә алалар, аның меңләгән тыңлаучысы күңелләрендә мәңгегә уелып калган җырлары бар.

«Эшлибез дә, җырлыйбыз да»

Спектакль тәмамлангач, сәхнәгә районнан бер делегация булып килгән Актанышлылар чыкты. Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте театрга рәхмәт хаты, ә район җитәкчесе якташлар җәмгыятенә һәм театрга рәхмәт хатлары белән махсус алып килгән Актаныш чәкчәкләрен чыгардылар.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов:

– Безнең Актаныш ягы – данлыклы шәхесләргә нык бай төбәк. Безнең данлыклы улыбыз, бөтен Җир шарына танылган Минтимер Шәрип улы Шәймиев, татар җырының асылы булган безнең легендар Әлфия апабыз. Без эшлибез дә, җырлыйбыз да. Танылган, данлыклы кешеләр аркылы яшьләребезне тәрбияләргә тырышабыз. Бүген залда да бик данлыклы кунаклар утыра, Әлфия апаны, Актанышны яратып килгәнегез өчен рәхмәт сезгә.

Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов:

– Легендар җырчыбыз, җырларның патшабикәсе Әлфия апаны искә алдылар. Чыннан да, һәрбер районның үзенең горурлыгы бар. Һәр республиканың үзенең бөек шәхесләре була. Әлфия Авзалова – ул Актанышның гына горурлыгы түгел, ул Татарстаныбызның, Рәсәйнең горурлыгы. Заманында ул 13 телдә җырлап, нинди генә союздаш республикаларда татар җырларын, башка милләт җырларын танытты. Нинди авыр чорларда да интегеп, авырлыклар күреп, мәшһүр җырларны башкарган шәхес. Район хакимияте дә әйтеп үтте инде: районыбызның беренче горурлыгы – Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, икенчесе – Әлфия Авзалова. Киләчәктә дә театрыбыз гөрләп торсын, шундый яхшы, матур эчтәлекле үзебезнең район спектакльләребез, үзебезнең сәхнәбез булсын, без аны булдырабыз!

«Әни турында спектакльләр әлегә куелып тора»

Спектакльне Әлфия Авзалованың кызы, аның мирасын саклаучы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова югары бәяләде:

– Минем өчен әлеге спектакль сюрприз булды. Мин Актанышлыларның спектакль куясыларын белмәдем, нәрсә турында булачагын да белмәдем. Шөкер, әни турында спектакльләр әлегә куелып тора. Курчак театрында бик шәп булды. Актанышлар башка спектакльләрдә булмаган темаларны күтәргәннәр. Тиздән Камал театрында премьера булачак, анда бөтенләй башка төрле темалар күтәрелгән, башка төрле караш. Әлфия Авзалованы еш искә алгач, мин бик шатмын, бәхетлемен, чөнки яшьләргә, халыкка аның исемен оныттырмыйбыз. Минем өчен ул – зур горурлык. Әз генә төзәтерлек урыннар булырга тиеш инде, мин бит үзем дә артист кеше, нәрсә икәнен аңлыйм. Мин еладым, көлдем – иң мөһиме тамашачыларга ошау.

Әлфия Авзалова ролен башкарган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәенова:

– Спектакльне әлегә Актанышта берничә тапкыр куйдык, Мөслимдә куелды. Тиздән Лениногорскига барырга җыенабыз, әкренләп шулай йөрербез, таныштырырбыз дип өмет итәбез. Көн дә репетицияләр, әлбәттә авыррак, Әлфия апа – ул түбән тавышлы, ә минем тавышым «лирическое сопрано», югары тавыш – авырлык шунда гына булды. Музыка юнәлешендә махсус белемем юк, Алабугада театр училищесында укыдым. Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгесендә Гран-при иясе булган идем. Үземне бик бәхетле буын дип саныйм, чөнки без Әлфия апаның исән чагына туры килдек. Аның белән төшкән фотоларыбыз бар, бәйгеләрдә катнашканда да еш очраша идек. Мин – бәләкәйдән аның җырларын, халык җырларын тыңлап үскән бала.

«Аның җырлары, моңнары һәрвакыт безнең күңелләрдә сакланыр»

Спектакльдән соң җырчының якташы, Татарстан Республикасының халык артисты Асаф Вәлиев үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Спектакль бик ошады, мин Әлфия апаны якыннан белгәч, концертларда бергә эшләгән, илебезнең төрле почмакларында гастрольләргә йөргән вакытлар искә төште. Ул вакытлардагы җырлар яңгырады, төрле сәнгать осталары концертларын, зур чараларны искә төшереп, шушы моңлы җырларны башкарып һәм шул ук вакытта аның авыр тормышын искә алып, урынлы итеп барысын да күрсәттеләр, зур хезмәт бу. Режиссер Нур Хөсәенов бик матур итеп эшләгән, җырчылар, актерлар барысы да үз урынында. Әлфия апа ролен башкарган Лилия Хөсәенованы күптән беләбез, мин аңа югары бәя бирәм. Бу спектакльдә дә Әлфия апаны бик матур итеп күрсәтте – җырлады, уйнады, тавышы да бик матур. Әлеге спектакль яшьләргә дә бик файдалы булыр, дип уйлыйм, гомумән татар халкына кирәк спектакль. Шулай гына безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә аның җырлары сакланачак. Әлфия апа мәшһүр, бөек җырчы иде. Яшьләргә шушы җырларны онытмаска, яңартырга, җырларга кирәк. Бик рәхәт булды, тыңладык, искә алдык. Аның җырлары, моңнары һәрвакыт безнең күңелләрдә сакланыр, ә Актаныш театрына зур уңышлар, безне тагын шундый спектакльләр белән сөендерсеннәр.

Татар халкының җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган кичәдән фоторепортаж

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Школьники и студенты из Пензы стали призерами игры по военной истории «IQ-ПФО: Великая Победа»

В Чебоксары привезут ковчег с частью пояса Пресвятой Богородицы

В начале 2024 года татарстанцы стали реже разводиться

На Татарстан обрушатся сильные осадки с ухудшением видимости и крепкий ветер

Музыкальные новости

Собянин поздравил Мишустина с назначением на пост председателя правительства РФ

Бурятский театр «Ульгэр» этнокультурные новости: Россия, дети, нацпроект Культура, колаборация

Театр и дети, Культура и Россия: интервью артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова

Генсек РФС Митрофанов заявил, что РПЛ не будут расширять до 18 команд

Новости Казани

Жители Кузбасса увидели в небе северное сияние

Татарка из Китая Филюра Акчурина: «Бабушка завещала мне найти родных в Казани»

Ночью жители Татарстана наблюдали северное сияние

Армагеддон пробил Сахельский коридор и возвращается

Экология в Татарстане

Сервисное локомотивное депо «Иваново» реализует программу по замещению импортных деталей и узлов аналогами отечественного производства для тепловозов серии 2ТЭ116УД

Мы помним, мы гордимся: «585*ЗОЛОТОЙ» представила проект «Книга памяти» с историями из семейных архивов сотрудников

Семинар-экскурсия "Современное освещение"

Стой и не двигайся: доктор Кутушов рассказал, что делать при встрече со змеями

Спорт в Татарстане

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной

Moscow.media

АвтоВАЗу не хватает рабочих для выпуска Ларгусов. На завод привлекают вахтовиков

Военные следователи возложили цветы к Мемориалу героической обороны Севастополя 1941-1942 годов

Шествие "Бессмертный полк "- подлинное народное единение

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






Россия ожидает участия делегаций более 60 стран в Играх БРИКС

В начале 2024 года татарстанцы стали реже разводиться

Стоимость аренды квартир в России за год выросла на 32%

"Этажи": средняя стоимость аренды квартир в России за год выросла на треть