Татарстан нефть-газ форумы 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр узачак
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Ел саен үткәрелә торган Татарстан нефть-газ форумы 31 августтан 2 сентябрьгә узачак. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов форумны югары дәрәҗәдә оештырырга һәм уздырырга кушты. Ул Татарстан нефть-газ форумы — республика өчен мөһим чараларның берсе булуын әйтте.
Форумны оештыручылар материалларыннан күренгәнчә, ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Форум кысаларында «Нефть. Газ. Нефтехимия» һәм «GEO-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография» күргәзмәләре һәм Интерпластик Meeting Point Казан 2021 төбәк конференциясе оештырылачак.
Татарстан нефть-газ химиясе форумы — нефть-газ бизнесы һәм фән вәкилләре өчен мәйданчык. Ул аларга идеяләр белән алмашырга, тармаклар турында актуаль мәгълүмат алырга, гамәлләрдә яңа эшләнмәләр белән танышырга һәм профильле эшлекле чараларда катнашырга мөмкинлек бирә.