Татарстанның баш эпидемиологы коронавирустан прививка ясатты
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов Covid-19 коронавирусыннан вакцинаның беренче компонентын ясатты.
«Коронавирус белән 2020 елның ноябрендә авырттым. Билгеле инде, медицина белешмәсе бар иде, антитәнчекләрне тикшерттем. Коронавируска каршы антитәнчекләр күрсәткече югары булуга карамастан прививка ясатырга булдым», — диде табиб «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.
Дмитрий Лопушов прививка ясату карарын Татарстанда ковидның һинд штаммы тарала башлавы белән аңлатты.