«Татнефтехиминвест-холдинг» гаммәви компания статусыннан баш тартачак
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның нефть, газ, химия комплексы эшчәнлеген координацияләүче «Татнефтехиминвест-холдинг» закон буенча гаммәви компания статусыннан баш тартачак. Бу мәгълүмат республиканың рәсми порталында чыкты.
Холдингның юридик формасын үзгәртү белән бәйле мәсьәләләрне бүген утырышта компаниянең Директорлар советы әгъзалары карады. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Статусны үзгәртүне холдинг акционерлары үзләренең чираттан тыш җыелышында караячак. Яңа юридик форма акционерлары тарафыннан хупланганнан соң, «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлар җәмгыяте (ААҖ) акционерлык җәмгыятенә (АҖ) үзгәртеләчәк.