Миңнеханов: Үзмәшгульләр белән эшләү турында Мишустинга мөрәҗәгать итәргә әзер
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Үзмәшгульләр белән эшләү өчен катгый регламент ясарга кирәк. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итәргә әзер. Бу хакта республика җитәкчесе бүген эшмәкәрләр белән очрашуда әйтте. Рөстәм Миңнехановка Kazan Express маркетплейсына нигез салучы Кевин Ханда мөрәҗәгать итте. Маркетплейс соңгы ике атнада үзмәшгульләр белән эш алып баруны туктаткан, чөнки күп кешенең бу статустан үз мәнфәгатьләрендә файдалануы ачыкланган. Аның сүзләренчә, хәзер маркетплейста модерациянең өстәмә дәрәҗәсе кертелгән. Җитештерүченең продукциясе чыннан да аныкы булу-булмавы җентекләп тикшерелә. Шулай ук банк белән даими эш алып барыла. «Барлык банклар да үзмәшгульләр белән эшләргә әзер түгел, безгә берничә тапкыр хисап счетлары буенча тикшерүләр килде, аларны „акча юдыру“ да шикләнеп блокладылар», — дип борчылуын белдерде Ханда. Республика Президенты бүгенге көндә үзмәшгульләр белән эшләүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтте. «Минем уйлавымча, мәгълүматлар базасында үзмәшгульләр бар, һәм банкка аның үзмәшгульмме яки юкмы икәнен тикшерү бик кыен түгел», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, эшнең төгәл регламентын ясарга кирәк. «Мин Россия Федерациясе Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә әзер, чөнки үзмәшгульләр идеясен Михаил Мишустин тәкъдим итте. Шундый моментлар булмасын өчен Хөкүмәт тиешле чаралар күрер дип уйлыйм», — диде Татарстан Президенты. «Без мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен тәртип урнаштырырга тиеш. Банкка да кереп карау өчен бернинди кыенлыклар булмаячак. Һәм безгә зур оешмалар белән эшләргә, үзмәшгульләрне кабул итә алсын өчен аларны стимуллаштырырга кирәк», — дип өстәде Миңнеханов, Wildberries маркетплейсын үрнәк итеп. «Әгәр ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, безнең үзмәшгульләр үз эшләрен гамәлгә ашыра алырлык мәйданчык турында уйларга кирәк. Тема бик мөһим һәм кызыклы», — дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.