Табиблар Тукай районында эт тешләгән баланың хәле турында сөйләде
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). 6 июньдә битен эт тешләгән 5 яшьлек кызны хастаханәгә китергәннәр. «Медиклар яраларны эшкәрткән. Кызны амбулатория дәвалануына юлладылар», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, прокуратура республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылында кыз балага эт һөҗүм итүе турындагы мәгълүматны тикшерә.