Яшел Үзән мэрының матбугат секретаре «Татмедиа»га эшкә күчә
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Яшел Үзән районы Советы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рәсим Хаҗиев үз вазифасыннан китте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Минем соңгы эш көне кичә булды, бүген мин хезмәт кенәгәсен алдым. Дүшәмбе көнне, 7 июньдә, мин яңа урынга — «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә эшкә чыгам. Тагын параллель рәвештә үз эшемне ачарга планлаштырам», — дип ачыклык кертте ул. Яңа эш урынында Хаҗиев мультимедиа редакциясе төзергә ниятли — кызыклы контент булдырырга, видеороликлар һ.б. чыгарырга планлаштыра. «Мин иҗатка кайтам. Мине һәрвакыт үзенә тартып торган заманча журналистика белән шөгыльләнәчәкмен», — диде ул.