Татарстан «Яндекс» белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Алексей Песошин җитәкчелегендәге Татарстан хөкүмәте Петербург халыкара икътисади форумы-2021 мәйданында «Яндекс» белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Документ мәгариф һәм бизнес-проектларда партнерлыкны киңәйтү буенча программаны үз эченә ала, дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
«Бездә „Яндекс“ белән „IT-лицей“ кебек бик яхшы проект бар, без Татарстанда укучыларны программалаштыруга өйрәтәбез. Аларда иң яхшы укытучылар практикасы», — диде Хәйруллин.