Татарстан һәм Үзбәкстан югары уку йортлары хезмәттәшлек турында фикер алышты
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Май азагында Ташкентта Мирзо Улугбек исемендәге Үзбәкстан Милли университеты җитәкчелеге белән Казан (Идел буе) федераль университеты делегациясе сөйләшүләр алып барды. Татарстан делегациясен Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Ахтареев, КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Наилә Баһаутдинова, директор урынбасары Оксана Полякова тәкъдим итте. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар ике әйдәп баручы югары уку йортының хезмәттәшлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, бигрәк тә ике диплом программасы буенча НУУз бакалаврлары студентларын әзерләү өлкәсендә. Татарстан бакалаврлар өчен ике диплом программасын картография һәм психология белгечлекләре буенча гына түгел, финанс һәм икътисад буенча да киңәйтергә тәкъдим итте. К (П)ФУ PhD магистрларын, аспирантларын һәм докторларын әзерләүдә ярдәм күрсәтергә әзер. Үзбәкстан финанс аналитикасы, бизнес-информатика, кибериминлек һәм гамәли математика магистрантларын әзерләүдә кызыксынуын белдерде. Әйдәп баручы кафедралар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру, академик мобильлекне үстерү, студентлар һәм яшьләр программалары өлкәсендә тигез шартларда хезмәттәшлекне җайга салу, төрле фестивальләр һәм спорт ярышлары уздыру буенча тәкъдимнәр дә яңгырады.