Мөхәммәтшин: Сайлаучылар праймеризда катнашучыларны хуплады
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия Дәүләт Думасына сайлауларга партия исемлеген төзү өчен кандидатларны тәкъдим итү — бу беренче этап кына. Хәзер программаны формалаштыру мөһим, партия шуның белән сайлауларга барачак. «Бердәм Россия» Татарстан бүлекчәсе секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин праймериз үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча шундый фикер белдерде. «Россиядә беренче тапкыр Татарстанда беренчел тавыш бирү катнаш система буенча узды. Без нәтиҗәләр ясадык һәм безнең сайлаучылардан праймеризда катнашу һәм кандидатуралар буенча да хуплау алдык», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Дәүләт Думасына сайлауларда партия исемлеге 19 июньдә Мәскәүдә узачак бөтенроссия съездында расланачак, дип аңлатты ул. Съезд алдыннан Татарстан бердәмроссиялеләре партиянең төбәк конференциясен уздырачак. «Без эшкә йомгак ясарбыз. Әмма иң мөһиме, „Бердәм Россия“ нең сәяси программасын әзерләргә кирәк, без 19 сентябрьдә шуның белән сайлауларга барачакбыз. Без бу мәсьәләгә һәрьяклап якын киләбез. Очрашуларда тәкъдимнәр яңгырады — аларны исәпкә алырга һәм игътибарсыз калдырмаска тырышачакбыз. Чыннан да башкара, инициатива бирә һәм хуплый ала торган эшне, без үзебезнең программага Дәүләт Думасына сайлауларга кертергә тырышачакбыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.