Татарстанда яшәүчеләрне соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 24 апрельдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсенә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра. Алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать алтыда эшли башлый. Шәһәр халкының Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Алты ярминкә атнасы йомгаклары буенча республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 171,6 тонна бәрәңге, 645,74 тонна яшелчә, 1168,2 тонна ит, 79,3 тонна үлчәүле сөт, 365,1 тонна шикәр комы, 167,1 тонна он, 917,7 мең данә йомырка һәм 891,8 тонна ашлык китерелгән. Ярминкәләр уза торган адресларны монда карап була. Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре тикшереп чыгалар.