Ветераннарга акчалата ярдәм күрсәтеләчәкме? - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Фәния Әхмәтҗанова). Без кабат Җиңү көнен каршы алырга әзерләнәбез, сугыш ветераннарына бүләкләр әзерлибез. Мөгаен, бүгенге вазгыятьтә аларны иң кызыксындырганы — Россия Президенты Владимир Путин 2019 елда кул куйган 186 нчы боерык нигезендә ел саен бирелә торган акчалата ярдәмдер. Әйтергә кирәк, мондый ярдәмнең күләме быел да үзгәрмәде: 10 мең сум тәшкил итә.

Бу җәһәттән кайберәүләрнең, быел аз бирәләр икән, дип борчылуларын да ишетергә туры килә. Шул уңайдан аңлатма биреп китәбез. Узган ел Җиңүнең 75 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итү йөзеннән Россия Президенты аерым боерык чыгарган иде. Шуның нигезендә сугыш ветераннарына — 75әр мең сум, тыл ветераннарына 50шәр мең сум акча бирелде. Бу алдагы боерыкка кагылмый. Дөрес, узган ел Ил башлыгы 186 нчы боерык буенча түләнә торган акчаны 50 меңгә җиткерү турында уйларбыз дип тә әйткән иде әйтүен. Әлегә бу хакта бернинди дә рәсми документ юк.

9 Майга кадәр әлеге ярдәмне алу тәртибенең шартлары да бар. Бу исемлеккә керер өчен сугыш ветераны беренче чиратта Россия гражданины булырга тиеш. Чит ил кешеләренә, хәтта Россиядә яшәсәләр дә, гражданлык булмаса, бу ярдәм күрсәтелми. Бары тик Балтыйк буе илләре — Эстония, Литва, Латвиядә яшәүчеләргә генә искәрмә ясала. Бу очракта Россиядә яки шушы республиканың берсендә яшәсәләр, алардан Россия гражданины булу таләп ителми. Тик алар үзләрендә яки чит ил дәүләтләре территорияләрендә сугышчан хәрәкәтләрдә, тылдагы операцияләрдә катнашканлыкларын гамәлгә кертелгән махсус таныклык ярдәмендә дәлилләргә тиеш. Сугыш вакытында тылда эшләгән яки басып алынган территориядә яшәгән өчен генә акча бирелми. Бу искәрмә башка элеккеге совет республикаларына кагылмый. Әмма алар үз регионнарында гамәлгә куелган түләүләргә исәп тота алалар.

Россиядә дә федераль ярдәмнән тыш, өстәмә түләүләр кертүче төбәкләр бар. Мәсәлән, Мәскәүдә Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан ветераннарга 25әр мең сум акча тәгаенләнә. Башкаланы саклауда катнашучылар — 15әр мең сум, сугыш чорында Мәскәүдә 6 ай эшләгән тыл хезмәткәрләре 10ар мең сум алачак. Моңа охшаш түләүләр төрле суммада Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Иркутск, Төмән өлкәләрендә, Ханты-Манси автоном округында каралган. Безнең укучыларыбыз да бу хакта бик кызыксына, өметләнә, әмма, ни кызганыч, Татарстанда әлегә бу хакта бернинди яңалык та юк.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин:

— Республикада Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган түләү 749 ветеранга билгеләнгән. Шуларның 167се — Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се — Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләүне алыр өчен гариза язарга кирәкми. Ул Россия Пенсия фондының территориаль органнарында булган документларга нигезләнеп билгеләнә. Бу сумма картага, банк счетына күчереләчәк, ә пенсияне акчалата алучыларга апрель яки май айлары пенсиясе белән бергә өйгә китереп бирәчәкләр.

Бөек Ватан сугышында катнашучы башка төр пенсияләр алган очракта, аңа бу өстәмәне Пенсия фонды түли.

Хәрби пенсия алган очракта, Хәрби комиссариатның, Эчке эшләр министрлыгының яки башка берәр башкарма органның пенсия бүлекчәсе билгели.

Балтыйк буе республикаларында яшәүче ветераннарга бу түләүне Россия илчелеге тормышка ашыра.

10 мең сумлык өстәмәгә салым салынмый.

Әфганстанда һәм башка илләрдәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга бу акча бирелми, чөнки алар күтәренке пенсия һәм айлык өстәмәләр белән тәэмин ителгән.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Ты (не) должен строить ветряки!

«Покорившие Олимп»: в Национальной библиотеке выставили олимпийские артефакты

Выставка о покорителях олимпийских высот открылась в Казани

В центре Казани из-за Дня России частично ограничат движение транспорта

Музыкальные новости

Свыше половины российских работодателей поощряют трудоголизм

Пикник на Champs-Élysées: корзинка с закусками, мягкий плед и LG MoodUp

Армянские ковры Арцаха (Карабаха) с уникальным орнаментом представлены как «генетический код» Азербайджана - сайт monumentwatch

Прославленный вратарь Икер Касильяс присоединился к кампании Hisense «Ставшие легендой» в поддержку УЕФА ЕВРО 2024™

Новости Казани

В центре Казани из-за Дня России частично ограничат движение транспорта

В парке «Патриот» в Туле пройдет показ военной техники

США не могут найти подлодку «Казань» у берегов Майами

Ты (не) должен строить ветряки!

Экология в Татарстане

Туристы этой национальности достали даже собственных граждан в своей стране: они массово оставляют экскременты на улицах и устраивают беспорядки на местных курортах

Chloé, коллекция Resort 2025

Парадоксы двойного стандарта

Адские цены на Сочи и Анапу заставили российских туристов найти новые пути экономии

Спорт в Татарстане

Мирра Андреева может стать новой Марией Шараповой

Александрова вышла во второй круг турнира WTA в Хертогенбосе

Джокович обратился к Алькарасу после победы на «Ролан Гаррос»

«Мирра Андреева обладает удивительной выживаемостью» // Олимпийская чемпионка по теннису Елена Веснина об итогах женского Roland Garros

Moscow.media

Планируем зимний отпуск: мы знаем цену авиаперелета в Дубай на Новый год

В Шебекино подорвались на мине трое бойцов самообороны и оператор “России-24”

Парадоксы двойного стандарта

Каршеринг BelkaCar запустил летний спецпроект «Умные путешествия»











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






Сегодня День России: чем важен этот праздник

Ты (не) должен строить ветряки!

В Казани временно ограничат движение по улицам Право-Булачная и Васильченко

В парке «Патриот» в Туле пройдет показ военной техники