Тәрҗемәче Айрат Галимҗанов: Минтимер Шәймиев төрекләрне дә татарча сөйләшергә өйрәтте
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиевта тәрҗемәче булып эшләп алган Айрат Галимҗанов аның төрек кешеләрен дә татарча сөйләшергә өйрәтүен әйтте.
«Тәрҗемәче булып җитлеккәнче мин сигез төрек фирмасында эшләдем. Минтимер Шәриповичта исә бер көн шәхси тәрҗемәчесе булып эшләп алдым. Хезмәт кенәгәм Кол Шәриф мәчетен төзүендә катнашкан İlk Umut төрек фирмасында иде. Күбрәк төрек теленнән татар теленә тәрҗемә иттем. Минтимер ага татарча сөйләшкәнгә күрә төрекләр дә сөйләмдә татар сүзләрен куллана башлады», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Айрат Галимҗанов Татарстанда эшләгән төрекләрне соңрак Мәскәүгә җибәрүләрен әйтте. «Калган төрекләр аңламасын өчен, болар үзара татар телендә сөйләшүгә күчкән», — дип сөйләде ул.
«Минтимер Шәрипович янына төрле кеше килә иде. Бервакыт төрекләр килде дә, аның кайсы чит телне белүен сорадылар. Минтимер Шәрипович югары уку йортында немец телен өйрәнгән булып чыкты, әмма минем янда немецча сөйләшкәнен ишеткәнем булмады. Төрекләр белән ул татарча аралашты. Төрекләр аннан „әйбәт“ сүзен отып алып, сөйләмнәрендә куллана башлады», — диде тәрҗемәче.