Мәгариф идарәсе: Тәрәзәдән егылган укучы сыйныфташлары белән ызгышмаган
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Казанның 65нче мәктәбе тәрәзәсеннән егылган яшүсмер белән бәйле вазгыятьне ачыклый. Бу турыда «Татар-информ»га идарә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Мәгариф идарәсе бу вазгыятьтән хәбәрдар, хезмәткәрләр һәлакәт урынына барган. Бала исән, аны әнисе озатуында ашыгыч ярдәм белән республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, хәзер бала хастаханәдә тикшерү уза», — дип сөйләделәр ведомствода. Тәрәзәдән егылган укучының бүген сыйныфташлары белән ызгышмавын да искәрттеләр матбугат хезмәтендә.