Мәскәүдә Николай Лемаевка һәйкәл ачтылар
(Казан, 14 нобрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Троекуров зиратында «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ беренче генераль директоры Николай Лемаев каберендә һәйкәл ачтылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Инициатива «ТАИФ» компанияләр төркеме җитәкчелеге һәм «Түбән Кама Нефтехим» идарә әгъзалары тарафыннан күрсәтелде. Һәйкәлне ачу тантанасы Николай Лемаевның туган көне алдыннан булды. Анда Николай Васильевичның гаиләсе, «Түбән Кама Нефтехим» ветераннары, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге әгъзалары, Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина катнашты. Николай Лемаевның кызы Татьяна әтисенә мондый хөрмәт күрсәтүгә рәхмәт белдерде. «Минем өчен Түбән Кама — һәрвакыт туган йортым. Предприятиегә дә, шәһәргә дә әтиемә булган мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт». «Безгә „Түбән Кама Нефтехим“ һәм Түбән Кама җитәкчелеге исеменнән бүген онытылмас, легендар Николай Васильевич Лемаевка яңа һәйкәл ачу вазифасы йөкләнде. Ул Түбән Кама җиренә 60 нчы еллар башында килә. Яшь булуына карамастан, ерак киләчәкне күзаллый ала. Биредә зур нефть химиясе комбинаты булачагын аңлый. Николай Васильевичның казанышлары — шәһәр, республика һәм ил өчен башкарган эшләре», — дип билгеләп үтте һәйкәлне ачканда Түбән Каманың беренче төзүчесе һәм мактаулы гражданины Рафаил Глянц.