Алексей Песошинны «Татэнергосбыт» Директорлар советы рәисе итеп сайладылар
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Очрашу совет рәисен сайлаудан башланды. Алексей Песошинны бертавыштан сайладылар. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышта берничә актуаль мәсьәлә каралды, аерым алганда, 2020-2021 елларга совет эше планы расланды һәм бу елга компаниянең капиталь кертемнәре программасына өстәмәләр килештерелде. Директор Рифнур Сөләйманов 2020 елның беренче яртыеллыгында компаниянең эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады. «Билгеле сәбәпләр аркасында, электр энергиясен эшләп чыгару һәм куллану күрсәткечләре быел алдагы елларга караганда түбәнрәк», — диде компания җитәкчесе. Беренче кварталда тулаем ил буенча электр энергиясен куллану күләме кыш җылы булу сәбәпле, икенче кварталда коронавирус инфекция аркасында түбәнәйде. Беренче яртыеллыкта станцияләр тарафыннан электр энергиясен эшләп чыгару 12 млрд 166 млн кВт. сәгать тәшкил итте. Аңа ихтыяҗ 14 млрд 514 млн кВт булган. Ул 11,1 процентка кимегән. Узган елга караганда, электр энергиясен куллануның кимүе тулаем Татарстан буенча 4,7 процент булган. Директорның энергияне сатып алу һәм сату буенча беренче урынбасары Марат Вәлиев та чыгыш ясады. Ул 2020 елда электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасын кертү һәм 2021-2023 елларга компаниянең электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алуны үстерү буенча инвестпрограмма проектын килештерү барышы турында хәбәр итте. Утырыш тәмамлангач, Алексей Песошин барысына яхшы эшләүләре өчен рәхмәт әйтте һәм уңышлар теләде.