1,5 меңнән артык татарстанлы Татарстан Яшьләр парламентына эләгергә омтыла
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Яшьләр парламентына Татарстанның 1,5 меңнән артык яшь кешесе эләгергә омтылган. Кандидатлардан гаризалар бер ай элек, 17 июльдә кабул ителә башлады, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
«Гариза тапшыручыларның барысы өчен дә яшьләр соравыннан чыгып формалаштырылган белем бирү модуле оештырылачак. Һичшиксез, сексуаль көчләү темасы һәм гендер тигезсезлеге мәсьәләләре кебек темаларны күтәрәчәкбез», - диде ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина.
ТР Яшьләр парламентына үз авылы, шәһәре яки районы тормышын яхшыртырга теләгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге республика яшьләре керә ала.
Иртәгәдән Яшьләр сайлау алды штабы тарафыннан оештырылган белем бирү программасы старт ала. Параллель рәвештә кандидатлар үзләренең агитация кампаниясен дә үткәрәчәкләр.
Белем бирү программасы Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбе модераторы һәм Европа Советы тренеры Наталья Никитина тарафыннан төзелгән.
Республиканың 45 муниципаль берәмлегендә яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү 1-7 сентябрьдә «Ачык Татарстан» порталында узачак.