Түбән Камада республика районнарын өйрәнү буенча белем бирү проекты гамәлгә ашырыла
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада «Татарстан әлифбасы» проекты башланды. Аның нигезендә ел дәвамында Тукай китапханәсендә республика районнары буйлап, читтән торып сәяхәт оештырылачак. Республикадагы тарихи һәм истәлекле урыннар, күренекле шәхесләр турында мәгълүмат биреләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Проект, билгеле булганча, Актаныш төбәгеннән, анда туып-үскән күренекле шәхес — ТР Язучылар берлеге рәисе, драматург, прозаик, артист Данил Салихов эшчәнлегенә багышланган әдәби очрашу белән башланып китте.
Бу көннәрдә «Татарстан әлифбасы»ның икенче очрашуы узды. Бу юлы Түбән Камада яшәүчеләр Аксубай төбәге тарихы, милли-мәдәни мирасы белән танышты. Китапханәчеләр бу якның танылган шәхесләре — шагыйрь Хәсән Туфан, публицист Газиз Кашапов, педагог, прозаик Николай Шәләби һ.б. эшчәнлеге турында сөйләделәр
Очрашуда бу төбәктән чыккан каләм әһелләре Әлфия Сибгатуллина, Рәфыйк Әхмәди, Анжела Пильщикова, «Тамаша» чуваш театры җитәкчесе Наталья Затеевалар да катнашты. Алар үз туган яклары турында сөйләде, балачак хатирәләре белән уртаклашты, шигырьләр укыды.
Киләсе очрашу Әлки районы тарихына багышлана. Хөрмәтле аксакалыбыз, тарихчы Мансур Ганиев катнашында узачак әлеге очрашу 29 гыйнварга билгеләнгән.