(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Декабрь башы Татарстанда җылы булачак, әмма аннары республикада шактый кискен салкыннар көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фаразлардан күренә. Иртәгә, 3 декабрьдә, төбәктә аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар, көндез җепшек кар явуы ихтимал. Аерым районнарда буран булырга мөмкин, юлларда бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 3-8 градустан түбәнрәк, көндезге сәгатьләрдә +2дән -1 градуска кадәр була. Читать дальше...