Татарстан укучыларын «Медицинаның киләчәге» олимпиадасында катнашырга чакыралар
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәктәп укучыларының «Медицинаның киләчәге» Идел буе ачык олимпиадасы башланды. Олимпиада «биология» гомуми белем бирү фәне буенча үткәрелә. Катнашу өчен 9-11 сыйныф укучылары чакырыла, диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә. Беренче (читтән торып) этапта укучыларга 8 иҗади бирем чишәргә тәкъдим ителә. Җаваплар 9 февральгә кадәр кабул ителә. Олимпиаданың йомгаклау этабы 21 мартта узачак. Үткәрү форматы соңрак игълан ителәчәк. Икенче этап биремнәре иҗади характердагы биремнәрне... Читать дальше...