«Гаиләгә башка ата килүен теләмәгән». Көнче ир хатынын һәм ике баласын үтергән
Канск шәһәрендә дүрт кешелек гаиләне вәхшиләрчә үтерү турында җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Җинаятьтә шикләнелүче үлү сәбәпле, эш туктатылган. Бу турыда « Комсомольская правда » яза. Былтыр 27 декабрьдә әби кеше кызының фатирына килә, ул оныкларын мәктәпкә һәм бакча илтәргә тиеш була. Ләкин ул өйдә 35 яшьлек кызы Светлананың, аның 38 яшьлек ире Николайның, оныклары — 7 яшьлек Машаның һәм 11 яшьлек Мишаның мәетләрен таба. Фатирда бөтен җирдә кан була. Тикшерүчеләр төрле версияләрне карый. Читать дальше...