Горький һәм Шаляпин музеенда татар бизәкләре күргәзмәсе ачыла
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 12 августта 16.00 сәгатьтә Горький һәм Шаляпин музеенда «Сады земные» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә килүчеләргә Татарстан халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның татар орнаменты ясалган кырыктан артык картинасы тәкъдим ителәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тамашачылар рәссамның иҗаты белән беренче тапкыр 1980 елда танышты. Шуннан бирле аның 600 картинасы Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Бакчасарай, Симферополь һәм башка шәһәрләрдә тәкъдим ителде. Татар бизәкләре еш кына Минһаҗевның натюрмортларында һәм портретларында була. Аның өчен татар бизәге — үз халкының сәнгатен, аның борынгы чыганакларын аңлауга ачкыч булып тора, ди оештыручылар. «Сады земные» күргәзмәсе Мөдәррис Минһаҗевның иҗат эшчәнлегенең 50 еллыгына багышлана. Күргәзмә 12 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Мөдәррис Минһаҗев 1953 елда туган, Удмуртия университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган. Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы, РФ Рәссамнар берлегенең «Дин, традиция һәм профессионализм» алтын медале иясе, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 2017 елда Халыкара гуманитар академия президенты Энгель Таһиров Минһаҗевка «Роза Мира» алтын медален тапшырган.