Ижевскида кызлар өстенә балкон ишелеп төшкән мизгел видеога эләккән
Ижевск шәһәрендә йорт балконын тышланган материал җимерелеп төшкән. Бу вакытта аста кызлар булган. Әлеге вакыйга турында РИА Новости хәбәр итте. Кызлар кибеткә кереп барганда, өстән балкон әйберләре ишелеп төшә башлый. Видео кадрларыннан күренгәнчә, кызлар чак кына качып котыла. Вакыйга сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.