Әгерҗе районында ташландык өйдә бер хатынны үтерүдә шикләнелгән ирләр мәете табылган
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Кичә Татарстанның Әгерҗе районы Мукшур авылында 35 һәм 42 яшьлек Ижевск кешеләренең мәете табылган. Ачыкланганча, ир-атлар эзләүдә булган, алар бер хатын-кызны үтерүдә шикләнелә.
Ижевск гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, 20 апрельдә 42 яшьлек ир-ат элеккеге хатыны эшләгән кибеткә килгән һәм сатып алучылар күз алдында аны атып үтергән. Шуннан соң качып киткән.
Полицейскийлар җинаятьчеләрнең Әгерҗе районындагы Мукшур авылында качып ятуын ачыклаган. Тәртип сакчылары ир-атлар яшеренгән ташландык йортны камап алган, әмма җинаятьчеләрне тота алмаганнар. Аларның берсе иптәшенә обрездан аткан, шуннан соң үз-үзенә кул салган.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.