Судан хирургы Россия вакцинасы белән прививка ясатты
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Чаллы шәһәренең 7нче сырхауханәсе табибы Хөсәйн Хөсәмелдин Сөләйман Россия вакцинасы белән прививка ясаткан. Табиб Хөсәен Хөсәмелдин Сөләйманның 6 абыйсы һәм 1 апасы бар, алар барысы да практик табиблар. Ул һәм өч абыйсы Пермь медицина университетын (ул чакта ул академия) тәмамлаган, кечкенәләре медикка Судан Республикасында белем алган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Академияне тәмамлаганнан соң, 2003 елда Хөсәйн Сөләйман «торакаль хирургия» белгечлеге буенча ординатураны уза. 2009 елда үпкәләрнең яман шеш авыруларына багышланган диссертация яклый һәм медицина фәннәре кандидаты була. Уң яклы пульмонэктомия операциясенең уникаль методы авторы.Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң туган ягына әйләнеп кайта. Суданда торакаль хирург булып 10 ел эшләгән. Ел саен Россиягә, Пермь, Ижевск шәһәрләренә йөри. Сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре белән таныша. «2020 елның 15 мартында мин Россиягә хирурглар конгрессына килдем, ә 16 мартта COVID-19 аркасында чикләр ябылды. Шулай итеп мин монда тоткарландым һәм нәтиҗәдә, Татарстанда төпләнергә булдым. Вакыт узу белән Россиягә үз гаиләмне — хатынны һәм кечкенә кызымны алып килдем. Әмма әлегә алар Пермьдә булганда, күченү белән бәйле кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», — диде ул. Пандемия вакытында хастаханәләрдә кадрлар җитмәү мәсьәләсе туды, чөнки күп кенә табиблар йогышлы авырулар госпитальләренә эшкә китте. Табиблар һәм шәфкать туташлары аңлы рәвештә катлаулы шартларда эшләүне сайлады. Хөсәйн Хөсәмелдин гомуми хирургия буенча сертификат алган һәм 7нче номерлы сырхауханәгә эшкә урнашкан.