Ханты-Мансийск округы делегациясе Яшел Үзәндә социаль-мәдәни объектларда булды
(Яшел Үзән, 16 декабрь, «Татар-информ», »Яшел Үзән») . Ханты-Мансийск округы делегациясе Яшел Үзән районына «Югра үзгәрешләре лидерлары» мәгариф проекты кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы практикаларын өйрәнү буенча идарә командасын стажировкалау программасы буенча килде. Республика кунаклары белән район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев очрашты. «Без — халык саны буенча Татарстанда бишенче шәһәр, Васильево һәм Осиново кебек эре торак пунктларда яшәүчеләр саны республиканың бөтен районнарында яшәүчеләрдән артып киткән бердәнбер район. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә „Безнең ишегалды“ программасын гамәлгә ашыру, иҗтимагый киңлекләрне үстерү, социаль һәм мәдәни объектлар төзү актив бара», — диде Михаил Афанасьев. Кунаклар районның зур сәнәгать һәм социаль-мәдәни объектларында, аерым алганда, «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында, Горький исемендәге заводта, футбол манежында, чаңгы трассасында һәм Мирный микрорайонындагы «Каенлык урманы» паркында булдылар. «Яшел Үзән — искиткеч матур һәм уңайлы шәһәр! Спорт объектларына һәм иҗтимагый киңлекләргә игътибар куанычлы хәл», — диде делегация әгъзалары. Футбол манежына кунакларның визиты муниципаль мәгариф учреждениеләре арасында мәктәп футбол лигасының башлангыч этабы белән туры килде. Турнир декабрьдән мартка кадәр узачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп футбол лигасын булдыру — Россия территориясендәге мәгариф программаларына футболны кертүнең беренче тәҗрибәсе.