Кариев театры Грозныйда театр фестивалендә катнаша
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Кариев театры 11-19 сентябрь көннәрендә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда «Федерация» дип исемләнгән III Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә катнашачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге фестивальдә Кариев театры М. Ю. Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә Мостай Кәрим повесте буенча куелган «Озын-озак балачак» спектаклен тәкъдим итәчәк. Исегезгә төшерәбез, «Озын-озак балачак» спектакленең премьерасы 2020 елның 10-11 октябрь көннәрендә булды. Аны сәхнәгә махсус чакырылган режиссер – Салават дәүләт Башкорт драма театрының баш режиссеры Илсур Казакбаев куйды.