Грозныйда Чечня башлыгының карт бабасы хөрмәтенә яңа мәчет ачыла
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Грозныйда яңа мәчет, шулай ук заманча ипподром ачылуы турында белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Бу якшәмбедә, 5 сентябрьдә, без Грозный шәһәр округында зиннәтле яңа мәчет ачабыз. Ул Джамлайла Алиханов исемендәге бистәдә (элеккеге Гикало бистәсе) урнаша һәм Чечня Республикасында үз ишекләрен ачкан 1308нче Аллаһ йорты булачак», — дип язган Кадыйров социаль челтәрләрдә.
Ул шулай ук бистәдә яшәүчеләр үтенече белән мәчетнең Чечня башлыгының карт бабасы Абдул-Кадыйр исемен йөртәчәге хакында искәрткән.
Моннан тыш, Грозныйда халыкара стандартларга җавап бирә торган заманча ипподром да ачылачак. Кадыйров сүзләренчә, Россиядә аның тиңдәшләре юк. Әлеге проект Шәех Изнаур Несерхоев бистәсендә (элеккеге Пригородное авылы) гамәлгә ашырыла.
Ипподром базасында ат абзары, трибуналар, ветеринария пункты, бассейннар, тренажер комплекслары төзелгән, шулай ук периметр буенча заманча хәбәр итү системасы урнаштырылган, диелә хәбәрдә.