Другие новости Геленджика и Краснодарского края на этот час

Татар кызына өйләнгән индеец Аурелио: «ТикТокта 50 миллион карау җыеп акча эшлим»

Татар кызына өйләнгән индеец Аурелио: «ТикТокта 50 миллион карау җыеп акча эшлим»

«Өебездә ут та, су да булмады, ризыкны шикәрсез, тозсыз ашадык»

Тик-ток белән таныша башлаган көнем - яңа кушымтаны өйрәнеп, төрле видеолар карап утырган чагым иде. Шул видеолар арасында Аурелио да килеп чыкты. «Тала-тала», «Туган як», «Красивая, хороший» кебек татар җырларын тын уен коралында яңгыраткан индеец үзе дә Казанда яши бикән. Аурелио безнең редакциягә хатыны — татар кызы Юлия белән килде.

— Аурелио, үзегез монда, гаиләгез җәһәннәм ераклыгында Көньяк Америкада — Эквадорда калган…

— Ишле гаиләдә үстем мин: өч абыем һәм бер апам бар. Кечкенә булганда яшәү шартлары бик авыр иде.

Эквадорда мәктәпне тәмамлагач, төнлә эшләп, көндез мәктәпнең югары сыйныфында укып йөрдем (бездә аны колледж диләр). Ел ярым укып, эшләп карадым, ләкин озак чыдый алмадым, укуны ташладым. Бар көчемне эшкә юнәлттем. Шуңа күрә гаиләгә ничек тә булса ярдәм итү, акча эшли алыр өчен Эквадордан китәргә мәҗбүр булдым. 14 яшемдә абыйларым белән Колумбиягә китәргә карар кылдым. Колумбия урамнарында чыгыш ясый башладык. Төрле уен коралларында уйнадык. Үз кулларыбыз белән эшләгән сувенирлар саттык. Колумбия буйлап ике ел йөреп чыкканнан соң, Перуга киттек. Тагын ике ел узды. Алга таба Европага кузгалдык.

— Кайдан, ничек уйнарга өйрәндегез соң?

— Мин яшәгән җирдә музыка уен коралларында уйнаучы өлкән буын кешеләре бар иде. Аларның аена бер тапкыр бәйрәм алдыннан репетиция ясый торган гадәтләре булды. Берничә айдан соң яннарына бардым һәм уйнаганнарын күзем дә алмыйча карап тордым. Өлкәннәр мине күреп, үзләре янына чакырды, уен коралларын тотып карарга рөхсәт иттеләр. Тотып кына калмадым, уйнап та карадым! Уйнаганнарын тыңлый идем дә кабатлый идем. Ноталап өйрәнмәдем, ишетеп кенә уйнарга өйрәндем. Баштан бер, аннары икенче уен коралында өреп уйнарга өйрәндем. Бер ел репетиция ясап йөргәннән соң, безне бер отельгә чакырдылар, ял көннәре саен бер сәгать шунда, аннан соң отель янындагы кафеда төне буе чыгыш ясадык. Шуннан чыныктым да инде. Отельдә акча түләмәделәр, туристлар үзләре акча калдыра иде. Җыелган акча хезмәт хакыбыз булды.

— Сез ирекле хәрәкәт иттегезме?

— Әйе. Бер урыннан икенче урынга җиңел хәрәкәтләндек. Миңа ничек тә булса эшләргә, алга таба да гаиләне туендырырга кирәк иде. Апам да акча эшләү максатыннан 12 яшендә туган йорттан китеп барды. Әтиебез эшләсә дә, ул акча барыбызга да җитми иде, ач калмас өчен күпне күрдек инде… Яшүсмер булган чакта бернинди шартлар булмады. Өебезгә электр, су да кертелмәгән иде. Ашамлыкны шикәрсез, тозсыз ашадык. Безнең илдә техника, цивилизация күптән түгел генә пәйда булды. Эш бар димәс идем, апам хәзер үз йорты белән яши, тавыклар, сыерлар тота, хуҗалык белән генә үз-үзен яшәтә. Әти башта безнең белән бергә Европа буйлап сәяхәт итте, хәзер инде әти-әниләр дә хуҗалык хисабына көн күрә.

Бер абыем азык-төлек кибете ачып җибәрде, икенче абыем машина остаханәсе тота. Тагын бер абыем инженер булып эшли. Ул берничә ел Швейцария һәм Англиядә белем алды, укып чыксын өчен җыйнаулашып матди яктан ярдәм иттек. Эквадорда яшәргә калсам, нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне тәгаен генә әйтә алмыйм.

Минем белән сәяхәт итеп, чыгыш ясап йөрүчеләрдән бер абый гына калган иде. Яшь бара дип, ул да ун ел элек Эквадорга кайтып китте. Мин берүзем калдым һәм сәяхәт итүемне дәвам иттем. — Чит илдә ят кешеләр янында киләчәгеңнең нинди буласын белмичә йөрү, бер караганда, куркыныч та…

— Бу зур риск. Без кешеләр күп булган урында, ачык һавада уйныйбыз. Бүген ун сум акча эшләсәң, иртәгә бер тиен дә акча бирмәскә мөмкиннәр, ягъни күпме акча эшләячәгебезне алдан фаразлап, әйтеп булмый. Баштагы мәлдә, әлбәттә, авыр булды. Чыгыш ясап йөри башлаганда машинабызда йокладык. Баштан машинабыз кечкенә иде, аннан соң аны сатып, зуррагын алдык. Алай да, куркуга сабышмаска тырыштык, уйнавыбызны дәвам иттек.

Икенче яктан, кызык та бит әле ул. Төркемебез белән Швейцария, Италия, Франция, Германия, Испания, Норвегия, Мексикада булдык… Берничә ел дәвамында бөтен Европаны айкап-чайкап чыктык. Шул илләрнең берничә шәһәрендә чыгыш ясадык. Европага чыкканчы ике ел Америка Кушма Штатларында йөрдек. Ничә илдә булганыбызны әйтеп тә бирә алмыйм, санамадым.

Ял саен, бәйрәм саен уен коралларыбызда уйнарга чыгып баса идек. Кайсыдыр бер илне яхшы, икенчесен начар дип әйтә алмыйм, бөтен илдә дә кунакчыл булдылар. «Миллионлаган карау җыеп, интернетта акча эшлим»

— Аурелио, шулай да, хәзер чыгыш ясап йөреп булмый бит. Кышын да урамда басып, туңып уйнап булмый. Урамда чыгыш ясаудан да гел акча керми торгандыр. Менә хәзер кайдан, ничек акча эшлисез?

— Килешәм. Әле дә ярый Тик-ток бар. Мин үземнең уйнавымны шунда урнаштырам, аннан кала, YouTube та, Инстаграмда үз каналым бар. Мәсәлән, Тик-токта 4 миллион 300 язылучым бар. Тик-ток аша акча эшлим. Төрле сәйләннәрдән беләзекләр ясыйм, аларның татар бизәклеләре дә бар. Үзем уйнаган уен коралларын да кулдан ясыйм, шуларны сатам. Шуннан да акча керә һәм ул гаиләбезгә җитә.

Татар җырларын да уйнавымны сорадылар. «Туган як», «Тала-тала», «Красивая, хороший» җырларын уйнадым. Соңгысын исә Элвин Грей шәхсән үзе уйнавымны сорап язды. Яздырып җибәргәч, бик ошатты, сторизларына да куйды. Гомумән, халык теләсә кайсы җырны уйнавымны ошата. Иң күп карау җыйган язма — «Деспасито» җыры иде. 50 миллионнан артык карау булды.

— Сез Россиядә бердәнбер төркем идегезме?

— Россиядә башка төркемнәр дә бар, ләкин Казанда мин үз төркемем белән чыгыш ясап йөрдем. Башка төркемнәр турында берни әйтә алмыйм. Диңгез буенда уйнадык — Геленджик, Анапа, Краснодарда чыгыш ясадык. Волгоград, Самара, Уфа, Сургут, Якутия, Иркутск… Бөтен Россия кешеләре миңа терәк-таяныч булды, һәрчак көч биреп торалар, видеоязмаларга теге яки бу җырны уйнавымны сорыйлар. Рәхмәтләр әйтәләр.

— Сезне мин төрле төстәге якты киемнәрегездән, төрле чуклы канатлардан ерактан ук танып ала идем. Ул сезнең милли киемегездер инде.

— Ул киемнәрне Төньяк Америкада яшәүчеләр кия. Безнең милли киемебез — ак ыштан, ак төстәге сандал, пончо, ачык төстәге жилет һәм киң кырлы салам эшләпә. — Халкыгызга хас үзенчәлекләрне әйтегез әле.

— Мин оттава лос инкас кабиләсеннән булам. Каньяри, шуар, ачуар, шивиар һ.б. кабиләләр яши бездә. Алар бер-берсеннән гаурәтне каплый торган кием, тәннәрен төрле төскә буяу белән аерыла. Ир-атларның барысының да чәчләре озын. Хәзер инде яшь буын чәчләрен озын итеп үстерми.

Мәктәптә испан телен өйрәндем, безнең кабилә кечуа телендә сөйләшә. Кечуа телендә Перуда да сөйләшәләр, Боливиядә дә безне аңлыйлар. Эквадорда яшәүче кабиләләр арасында ул иң киң таралган тел. Һәм һәр кабиләнең үз теле бар. Бер кабилә икенче кабиләне аңламый. Кыргый кабиләләр хәтта һөҗүм итеп, сине үтерә дә ала.

Борынгыдан ук безнең халык кояш алласына ышанган. Безнең җирләр Испания колониясенә кергәч, католицизм дине тарала. Без хәзер шул диндә. Мәҗүсилектә яшәүчеләр юк, шуннан калган бәйрәмнәр генә бар. Милли бәйрәмнәребездән иң танылганы — Кояш бәйрәме (Ин-ти Райми). Ул эчтәлеге белән Сабантуйга охшаш. Ел дәвамында табигать биргән уңышка җәен кояшка рәхмәт әйтәбез. Бәйрәм бер атна дәвам итә. Бәйрәмдә һәр кеше үзебезгә хас булган хәрәкәтләр белән бии. Музыкантлар без уйнаган уен коралларында көй чыгара. Милли көйләребезне бары шушы инструментларда гына уйныйбыз.

— Сезнең кайбер уен кораллары безнекенә дә охшаш ахры: берсе курайга тартым…

— Курайга охшаш булганы кена дип атала. Икенче төрле озынча флейта дип йөртәләр. Ә монысы самбонья дип атала. Берничә рәт тигез итеп тезелгән төрле озынлыктагы торбачыклардан тора. Ярымдуга формадагы шундый ук уен коралы Пан флейта дип атала. Соңгысы исә йомшак тавышлар чыгара. Боларның барысын да бамбук агачы яки камыштан ясыйлар. Самбонья бары бамбуктан гына ясала.

Тавыш көчлерәк чыксын өчен катырак өрергә кирәк дип уйлаучылар бар. Өргәндә тавыш яңгырашын отып калырга кирәк. Яңгыраш булдымы, шуннан да катырак өрәсе түгел. Каты өргәндә яңгыраш матур чыкмый. Бер өйрәнсәң, гел репетиция ясарга кирәк. Иң озак бернинди ялсыз уйнавым өч сәгатькә сузылган иде. Аннан да арттырырга ярамый, ярты сәгать булса да ял итеп алу мөһим. Гитара һәм мандолинада да уйный беләм.

Материал булса, теләсә кайсы уен коралын ясап бирә алам. Бу осталыкка чыгыш ясап йөргәндә үк өйрәндем. Тагын пончо дигән өс киемен дә тегә беләм. Ул балахон күлмәгенә охшаш (җиңнәре юк). «Эквадорда урлаган өчен бармагыңны өзеп алалар»

—  Эквадор турында кызыклы фактлар ишетәсе килә. Каймагын гына сөйләгез әле.

— Туган ягым Тын океан буенда урнашкан. Анда тыныч, рәхәт, ел әйләнәсе җәй. Эссе дә түгел, салкын да түгел, дымлы һава. Шулай да, кыш айларында температура плюс 6 градуска кадәр төшә. Еш кына яңгырлар явып китә. Безнең илне икенче төрле Экватор дип әйтәләр. Эквадор — контрастлы ил. Зур шәһәрләр янында әлегәчә үз җирләренә басып кергән өчен үтерергә әзер булган кыргый кабиләләр яши. Илнең 80 процентын урман-тыюлыклар алып тора.

Эквадор 400 ел элек Испания колониясе булганга күрә испанча сөйләшәләр. Испан теле яңгырашка йомшак, әйтелешкә җиңел, моңлы тел. Безнең халык турында ике сүз белән: тормышның кадерен белеп яшиләр һәм ярата беләләр дип әйтә алам. Илебез девизы — Ecuador ama la vida («Эквадор тормышны ярата»).

Безнең халык севиче (диңгез продуктларыннан ясалган салкын ризык), энсебойадо (балык ашы), дөге, ясмык һәм кыздырылган балык, тавык яки диңгез дуңгызы белән тукланырга ярата. Диңгез дуңгызы мондагы өчпочмак белән бәлеш кебек популяр ризык, һәр гаилә аны бәйрәм саен пешерә, гадәттә, төрле тәмләткечләр, кукуруз белән кушып ашыйбыз. Эквадор банан, какао һәм розалар белән сату итә, бездә туризм үсеш алган. Безнең ил — бәрәңгенең ватаны. Бездә бәрәңгенең санап бетергесез төре бар. Эквадорда карабодай һәм манный ярмалары бөтенләй юк. Җиләк-җимеш, яшелчә, ит, балыкны ел әйләнәсе ашыйбыз һәм ул ризыклар һәрвакыт свежий була.

Интернет һәм элемтә, белем алу бик кыйбатка төшә. Техника бик аз: кибеттә күп дигәндә бер телефон, ноутбук, телевизор сатуга куелырга мөмкин. Алары да иң кыйммәт бәя тора. Шуңа гади халыкта, кабиләләрдә бигрәк тә, андый техника юк диярлек. Илебездә ярлылар бихисап. Сәясәте алга киткән дип әйтеп булмый, кризислар еш була. Чүпне пластика, кәгазь, органикага бүлеп җыярга тырышсалар да, аны теләсә кая ташлаучылар бар. Шуңа күрә вакыты-вакыты белән илдә пычрак урыннар очрый.

Гарәп илләренә охшаш куркыныч кагыйдәләр бездә дә бар: базарда берәр әйбер урласаң йә бармагыңны өзәләр, йә хәлең беткәнче кыйныйлар. Шулай да, илдә җинаятьчелек «чәчәк ата»: төрле бандалар, җинаятьчеләр буа-буарлык. Илебез хакимияте алар белән катгый көрәшә. Качаклар да юк түгел: алар хәтта җирле халыкка да яшәргә комачаулый.

Безнең халык панама, гамак, хатын-кызлар, балаларны ярата. Күрешкәндә бер-береңә кул кысышырга, кочаклашырга гадәтләнгән. Авыл яныннан узып барсагыз, ишегалдында утыручы өлкәннәр һәм балаларның һәркайсы сезне елмаеп сәламләрләр. Бездә уртача 75 яшькә кадәр яшиләр. Олы кешеләр, өлкән яшьтә булуга карамастан, сувенир продукциясе, йорт җиһазлары ясый. «Татарстан бәйрәмнәргә бай төбәк булганга күрә монда калдым»

— Иң кызыгы — бай, икътисады яхшы һәм яшәү өчен шартлары яхшы саналган илләрдә булгансыз. Ни өчен Россия һәм ни өчен Казанда яшәргә калдыгыз?

— Россия буйлап йөргәндә, Кара диңгез якларында чыгыш ясаганда булачак хатыным Юлия белән таныштык. Ул отпускка килгән иде. Шуннан соң икебез ике якка таралыштык. Берничә ай интернет аша языштык. Ул — Сургут татары. Бер-беребезгә гашыйк булдык, очрашып йөрдек, гаилә кордык, Юлиянең әти-әниләрендә тордык. Кызыбыз туды. Аңа Эсмеральда дип исем куштык, тиздән 7 яшь тула. Кызыбызны йөзүгә бирергә булдык: Сургутта йөзү белән профессиональ шөгыльләнер өчен шартлар булмагач, Мәскәү яки Казанга күченергә булдык. Һәм ахыр чиктә Казанга килдек. Хәзер өч ел инде үз өебез белән Лаеш районында торабыз.

Аннан соң, күп җирдә сәяхәт иткәннән соң, нәкъ менә Татарстан бәйрәмнәргә бай төбәк булып чыкты. Бәйрәм саен чыгыш ясап йөрдек без монда: Сабантуй, Татарстан көне, төрле ярминкәләрдә һ.б. Бер җирдән икенче җиргә күченеп йөргәнче, бер елда бер төбәктә генә дә күбрәк чыгыш ясап була. Бу бик отышлы. — Ишетәм, русча яхшы сөйләшәсез. Телне ничек өйрәндегез?

— Иң кыены тел өйрәнү иде. Россиягә Украина аша 2011 елда машинабызда килдек. Интернет, карта — бернәрсә дә булмады. Россиягә кергәч, кая барасыбызны белер өчен заправкага карта сатып алырга туктадык. Тик картада язылганнарны аңламадык, бар да русча иде. Рәсемнәргә карап, чамалап кына шәһәрләргә барып җитә алдык.

Әле ярый поляк телен беләм идем, рус теле белән уртак һәм охшаш булган сүзләргә төшендем. Рус кешеләренең сөйләшен тыңлый-тыңлый рус телен дә өйрәндем. Ниндидер тел курсларына йөрмәдем. Гомумән алганда, испан, кечуа, поляк, рус, инглиз телләрен беләм.

— Болай булгач, иптәшләрегез дә телне өйрәнгәндер.

— Алар инде китеп барды, һәркайсының гаиләсе, үз тормыш юлы бар… Монда берүзем генә калдым. Рус телен бераз өйрәнгәннәр иде. Россиягә килгәнемә 10 ел булды.

— Татарстанда өч ел яшәгәнсез, хатыныгыз да татар икән…

— Татар музыкасын исем китеп тыңлыйм. Әби «Мәйдан» каналын кабызып куя, шуңа күрә өйдә гел татар музыкасы яңгырый бездә. Татар музыкасы безнекенә охшаш. Бар нәрсә дә ошый миңа. Ризыклардан мантый күңелемә хуш килде. Берничә татар сүзен дә өйрәндем әле: рәхмәт, хәерле иртә, исәнмесез, матур, бик зур рәхмәт, рәхим итегез, тыныч йокы. — Киләчәктә дә монда калырга уйлыйсызмы?

— Бик тә туган ягыма — Эквадорга кайтасым килә, ләкин мөмкинлек юк. Билетлар кыйбат, өч-дүрт очкычка күчеп утырып кына барып җитеп була. Инде кайтмаганыма ун ел булды. Туганнарым белән ватсап аша аралашып торабыз. Әти-әнинең телефоны юк, туганнар нигез йортка барган очракта гына сөйләшәбез. Алар Россиядә калуыма да, гаилә коруыма да риза булды, кайтуымны көтеп торалар.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Геленджике, в Краснодарском крае и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Геленджике

Ria.city

Юные суворовцы поучаствовали в памятных мероприятиях

Советники директоров по воспитанию обсудили предстоящую летнюю кампанию в Геленджике

Анна Данилова дала старт Всероссийской акции "Синий платочек Победы" 2024 на станции метро Курская

Многодетные семьи могут получить скидки на отдых в Сочи

Музыкальные новости

Выставка CD этнической музыки из коллекции путешественника откроется в Крыму

В театре "Модерн" состоялась премьера моноспектакля "Исповедь счастливой женщины. Эдит Пиаф"

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью

Голы Конате и Бериши принесли «Ахмату» победу над «Крыльями Советов» в РПЛ

Новости Краснодарского края

В Голубой бухте под Геленджиком хотят снести часть базы отдыха по решению суда

После ремонта во дворце Путина повесили картины исторических сражений РФ против иноземных войск

Советники директоров по воспитанию обсудили предстоящую летнюю кампанию в Геленджике

Разница с Сочи - почти вполовину. Эксперт рассказал, где дешевле всего отдохнуть в России

Экология в Краснодарском крае

Сервисное локомотивное депо «Иваново» реализует программу по замещению импортных деталей и узлов аналогами отечественного производства для тепловозов серии 2ТЭ116УД

Рады познакомить вас с артистами цирка Бурятии: Саян Дондоков - Театр и дети, Культура и Россия

Масштабирование дизайнера: опыт работы в международных компаниях премиум-класса

Новые дорожные ирригаторы Revyline RL 660 PRO поступили в чувашский филиал

Спорт в Краснодарском крае

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме

Россиянки Аванесян и Блинкова вышли во второй тур турнира в Риме

Moscow.media

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью

Военные следователи навели порядок на Братской могиле воинов 35-й береговой батареи в Севастополе

Более 350 сотрудников Главного управления Росгвардии по городу Москве приняли участие в патриотическом флешмобе

Шествие "Бессмертный полк "- подлинное народное единение











Топ новостей на этот час в Геленджике и Краснодарском крае

Rss.plus






Бизнесменов Геленджика проверят на наличие договоров на вывоз мусора

Названа стоимость самой бюджетной квартиры в Геленджике

Самый дорогой курорт России: отдохнуть в Крыму обойдётся на 40% дешевле, чем в Сочи

Юные суворовцы поучаствовали в памятных мероприятиях