Егор Тарнавский Татарстанның Яңа Чишмә районында уртача хезмәт хакын атады
Татарстанның Яңа Чишмә районында уртача хезмәт хакы 96 мең сумга кадәр күтәрелгән. Муниципалитет башлыгы Егор Тарнавский бүген журналистларга матбугат туры барышында шул хакта хәбәр итте.
«Без узган елны 45 муниципаль район арасында социаль-икътисади үсеш буенча 11нче урында тәмамладык. Хезмәт хакы буенча күрсәткечләр бик югары - район буенча уртача 96 мең сум тирәсе тәшкил итә. Шул ук вакытта, монда нефть компанияләренең өлеше зур. Авыл хуҗалыгында да хезмәт хакы югары», - диде ул.
Егор Тарнавский сүзләренчә, Яңа Чишмә районы тулаем продуктының 81 процентын сәнәгать тәшкил итә.
«Нефть компанияләре өлеше югары, кече һәм урта бизнес өлешен күтәрергә кирәк», – диде муниципалитет башлыгы.