Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россельхознадзор башлыгы белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте (Россельхознадзор) җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар ветеринария күзәтчелеге өлкәсендәге багланышлар, шулай ук төбәктә җитештерелә торган продукциянең сыйфатын һәм иминлеген контрольдә тотуны тәэмин итү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Очрашу нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов Сергей Данквертка Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды. Данкверт әлеге бүләккә «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүдә аерым уңышлары һәм хезмәттәшлек өчен» лаек булды.