Яшел Үзән районында авариядә 16 яшьлек пассажир кыз һәлак булган
Татарстанның Яшел Үзән районында фаҗига булган. Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, кичә төнлә «Татар Әҗәлесе – Мамадыш-Әкил» автоюлының 4 нче километрында юл-транспорт һәлакәтендә 16 яшьлек кыз һәлак булган.
Renault Logan белән исерек хәлдәге 18 яшьлек ир-ат идарә иткән. Югары тизлектә хәрәкәт иткәндә ул идарәне югалта - автомобиль әйләнеп каплана. Һәлакәттә 16 яшьлек пассажир кыз урында ук үлә. 2012 һәм 2009 елгы тагын ике пассажир хастаханәгә озатылган.