Казанда Сосновский балтырганына каршы экоакциясе үтәчәк
26 апрельдә Казанда Рус-Немец Швейцариясе территориясендә Сосновский балтырганына каршы экологик акция узачак. Татарстан активистлары аны инде биш ел дәвамында үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га акцияне оештыручы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан республика оешмасы советы әгъзасы Тимур Ескараев хәбәр итте.
«#СтопБорщевик акциясе ел саен үткәрелә һәм дистәләгән катнашучыны җыя. Чара якшәмбе көнне иртәнге сәгать 11 дә башлана. Бездә гадәттә кемдер зарарлы чүп үләнен казый, ә кемдер чүп җыя. Бүген без «Миллениум» күпере ягыннан чүп-чарны җыйдык, ә якшәмбе көнне Галиев һәм Новаторлар урамнары, солдат пляжы ягыннан җыештырачакбыз», - дип сөйләде ул.
Экологик акциядә катнашырга теләгән һәркем чакырыла. Кешеләргә урында барлык кирәкле инвентарьны – перчаткалар, чүп-чар өчен капчыкларны һәм чүп үләнен казу өчен көрәкләрне бирәчәкләр.