Чаллыда 14 яшьлек самокат йөртүчене бәрдергәннәр
Чаллыда җиңел машина йөртүчесе самокатта булган 14 яшьлек яшүсмерне бәрдергән. Бу хакта Чаллы дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Хәсән Туфан проспекты буенча 4 нче йорт каршында килеп чыккан.
57 яшьлек «Лада» йөртүчесе Shuailing электр самокатына бәрелә. Анда 14 яшьлек егет була. Һәлакәт аркасында егет тән җәрәхәтләре алган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында КДМЦга китергәннәр.