Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында «Татарча диктант» яздылар

Бүген Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды. Чарада катнашкан студентлар һәм хезмәткәрләр татар теленнән белемнәрен сынап карый алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

2026 ел татар дөньясы өчен Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе унберенче тапкыр уздырыла. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.

Диктант тексты өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» әсәреннән өзекләр тәкъдим ителде. Аны Россия ислам институтында татар теле hәм милли мәдәният кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Батыршина, ә КИУның Госман ибне Гаффан исемендеге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә текстны кафедра мөдире, доцент Венера Гарипова-Хәсәншина укыды.

Россия ислам институты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, катнашучыларны сәламләп, бу чара турында фикерен җиткерде.

«Сезгә, әлеге дөньякүләм чарада катнашып, татар теленә булган ихлас хөрмәтегез өчен зур рәхмәт! «Татарча диктант» акциясе – татар мәдәнияте һәм теле тарихындагы мөһим вакыйга гына түгел, ә безнең милләтне берләштерүнең матур символы да. Бу чара татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү юнәлешендәге бердәмлекне күрсәтә. Татар телен саклау – безнең гомеребез буе дәвам итәсе мөһим бурыч. Әлеге акциянең уңышы безгә яңа көч бирсен, татар телен өйрәнергә һәм аны көндәлек тормышта киңрәк кулланырга өндәсен», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus