Россия банкы төп ставканы 14,5 процентка кадәр киметте
Россия банкы төп ставканы 50 база пунктына төшерде – еллык 14,5 процентка кадәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
Директорлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча пресс-релизда регулятор эчке ихтыяҗ динамикасы товарлар һәм хезмәтләр тәкъдимнәрен киңәйтү мөмкинлекләренә якынлашуын күрсәтте. Шул ук вакытта бәяләрнең тотрыклы үсеше күрсәткечләре әлегә кимеми һәм, Россия банкы бәяләвенчә, бер елга күчереп исәпләгәндә 4-5 процент диапазонында кала. Тышкы шартлар һәм бюджет сәясәте параметрлары ягыннан шактый билгесезлек саклана.
Россия Банкы билгеләп үткәнчә, якындагы утырышларда төп ставканы алга таба киметүнең максатка ярашлылыгы бәяләнәчәк.