Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Башкортстан татарларына «Татарча диктант»ны тележурналист Халисә Рәйхан укыды

2026 елда дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе милләтнең бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Бүген бик күп җирләрдә диктант язу мәйдачыклары оештырылды. Шуларның берсен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында «Рәйхан» татар клубы җитәкчесе, тележурналист, БР атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, язучы һәм шагыйрә Халисә Рәйхан (Халисә Мөхәммәдиева) оештырды.

«Туган тел – безнең байлыгыбыз һәм асыл хәзинәбез. Һәр телнең үз үзенчәлеге бар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен меңәр еллар буенча саклап килүче байлык ул тел. «Рәйхан»лылар һәр елдагыча зур активлык һәм әзерлек белән бу масштаблы акциядә катнаштылар. Барлыгы 3 диcтәгә якын клубташыбыз килде. Әйтергә кирәк, алар арасында төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге ватандашларыбыз бар. Кемнәр килә алмады, онлайн форматта язып белемнәрен тикшерә», – дип сөйләде диктор-тележурналист Халисә Рәйхан «Татар-информ»га.

«Рәйхан» клубы кысаларында язылган «Татарча диктант»ны озак еллар Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшриятендә мөхәррир булган Фирдина Зиннәтуллина һәм педагогика ветераны Кадрия Сәлахова тикшерәчәк.

«Текстлар Тукайныкы булгач – иң башта катнашучылар бераз каушап та калган иде. Бик борынгы сүзләр булса, аларны дөрес яза алырбызмы соң, дигән сораулар да туды башта. Әмма бар да яхшы булды. Бу көн белемне арттыру, яңа дуслар табу, язмышларны матур якка борып җибәрү, бәйрәмнең мәгънәсенә төшенү, рухи яктан баю, газиз туган телнең тәмен аңлау кебек кыйммәтләр бүләк итә», – дип белдерде Халисә Рәйхан.

Башкортстанда «Татарча диктант» акциясенә килүчеләр сүзләренчә, очрашу җанлы аралашу һәм фикер алышулар белән тәмамланган.

Фото: © «Татар-информ» өчен ветеран-укытучы Рәмилә Ибраһимова тәкъдим итте

Ветеран-укытучы, «Рәйхан» клубы активисты Рәмилә Ибраһимова хәбәр итүенчә, БР Кушнаренко районында да «Татарча диктант» акциясенә кушылганнар. Биредә алар үзәк китапханәдә җыелган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus