Казанда 84 яшьлек әбине кыйнап үтергәннәр
Казанда 84 яшьлек пенсионер әбине җәзалап үтерү турындагы җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, җинаять агымдагы елның 20 апрелендә Әмирхан проспектындагы йортларның берсендә килеп чыккан. 29 яшьлек ир-ат, исерек килеш, әбисенә ташлана һәм аны кыйный. Алган җәрәхәтләрдән өлкән яшьтәге хатын-кыз урында ук үлә.
Ир-атка гаепләү белдерелгән, тикшерү җинаятьчене сак астына алуга ирешергә ниятли.