Казанда Россия флагы рәвешендәге тонировка ябыштырган машина йөртүчене штрафка тарттылар
Казанда алгы пыяласына Россия флагы төшерелгән тонировка ябыштырган машина йөртүчене штрафка тарттылар.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 6нчы модель «Лада» автомобиленең йөртүчесен социаль челтәрләрдә видео чыкканнан соң эзли башлаганнар. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина белән 18 яшьлек егет идарә иткәнен ачыклаган. Автомобильне тикшергәндә, төсле пленкадан тыш, машинаның руль идарәсе дә төзек булмавы ачыкланган.
Машина йөртүчегә ике беркетмә төзелгән. Аның автомобилен штрафстоянкага урнаштырганнар.