Татарстанда бүген +11 градуска кадәр җылыта, көнчыгышта җепшек кар һәм яңгыр көтелә
Татарстанда бүген арктик һава керү сәбәпле, түбән температура фоны сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә аязучан болытлы һава булачак. Төбәкнең көнчыгышында җепшек кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
Көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә. Көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя (Казанда – 12 метрга кадәр).
Иртән юлларның аерым участокларында бозлавык сакланырга мөмкин.
Төнлә -4 градуска кадәр салкын булганнан соң, көндез Татарстан буенча һава +6...+11 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +9...+11 градуска кадәр).